Барлык яңалыклар
10
Болар кызыклы!
23 гыйнвар , 10:11

Адәм башы озак вакыт бер генә уйның да очына чыга алмый. Нилектән?

Кичә кич салып ташлаган оекбашны да ясалма акыл табып бирә башласа...

Адәм башы озак вакыт бер генә уйның да очына чыга алмый. Нилектән?
Адәм башы озак вакыт бер генә уйның да очына чыга алмый. Нилектән?

Кичә кич салып ташлаган оекбашны да ясалма акыл табып бирә башласа...

Кешенең баш мие гади Wi-Fi-роутердан миллион тапкыр акрынрак эшли! 

АКШ галимнәре кешенең фикерләү тизлеген үлчәгән. Ул секундка 10 бит килеп чыккан. Ә организмның сенсор системалары әйләнә-тирәлек турында мәгълүматны секундына 1 миллиард бит тизлек белән җыя. Бу – фикерләү процессларыннан 100 миллион тапкыр тизрәк. Бу турыда майл.ру яңалыклар тасмасында язып чыкканнар. Шулай ачыкланганча, кешенең баш мие гади Wi-Fi-роутердан миллион тапкыр акрынрак эшли! 

Бит – мәгълүматны исәпләү берәмлеге. Мәсәлән, гади Wi-Fi тоташу секундына 50 миллион бит мәгълүмат эшкәртә. «Секундына 10 бит – бу бик кечкенә сан. Мизгел саен без тойгылар кабул иткән триллионнан нибары 10 бит кына алабыз. Әйләнә-тирә дөньяны тану һәм карар кабул итү өчен шушы 10 битны кулланабыз», – ди тикшеренүче галимнәрнең берсе – нейробиолог Маркус Мейстер.

Кешенең баш миендә 85 миллиардтан артык нейрон бар. Кайсыбер нейроннар – бик көчле мәгълүмати процессор, һәм алар секундына 10 биттан артык белешмәне җиңел тапшыра ала. Тик ни сәбәпле алар моны эшләми? Без шулай акрын уйлагач, нейроннар нигә шулай күп?

Яңа тикшеренү нәтиҗәсендә барлыкка килгән тагын бер табышмак – ни өчен баш мие бер тапкыр эшләгәндә бер фикерне эшкәртә, ни өчен, безнең сенсор системалары кебек, берничәне берьюлы түгел? Мәсәлән, шахматчы, киләсе йөрешләрен уйлаганда, мөмкин булган бер эзлеклелекне генә күзаллый, берьюлы берничәне түгел.

Тикшерүчеләр фаразлаганча, шундый «бер каналлылык» безнең баш мие үсеше белән бәйледер. Нерв системасы булган иң беренче тере затлар баш миен, беренче чиратта, навигация – ризык янына бару һәм ерткычлардан качу өчен генә файдаланган. Безнең баш мие гади системадан үскәндер, шуңа күрә без бер тапкыр уйлаганда бердәнбер «маршрут» буенча гына уйлыйбыздыр, диелә хәбәрдә.

Гомумән, соңгы елларда гаджетларга бәйлелелкене исәпкә алсак, ул бер уйның да очына чыга алмавыбыз гадәти хәлгә әверелер. Җитмәсә, ясалма акыл киңрәк таралса, бөтенләй башны эшләтәсе калмас.  Ә баш эшләргә тиеш бит!

Кичә кич салып ташлаган оекбашны да ясалма акыл табы бирә башласа... Ни булырын күз алдына китерү дә куркыныч.

 

Фото: kakogo-chisla.ru

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: