Эштә үткәргән сәгатьләр эшнең нәтиҗәләренә һәм шуның “җимеше” булган хезмәт хакына турыдан-туры бәйле дигән фикер ялгыш икән. Галимнәр артык эшләү кешенең эш дәртен сүндерә һәм нерв киеренкелегенә китерә дигән ачыш ясаган. 8 сәгатьтән торган эш көненең 3-4 сәгате генә тырышып эшләп алуга китә , ә калганнары “юкны бушка аударып” утыру. Моңа электрон почта, социаль челтәрләр карау, чәй эчү, хезмәттәшләрең белән “ләчтит сату” керә. Галимнәр раславынча, монда гаеп җитәкчедә дә, хезмәткәрләрдә дә түгел, ә табигатьтә икән. Адәм баласының баш мие шулай көйләнгән – ул 3-4 сәгатьтән артык игътибарны җыеп тора алмый.
Фото:Pinterest