Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
21 гыйнвар , 16:37

Боты белән карбыз яра

Гозде Доган 60 секунд эчендә карбызлар сыту буенча рекорд куйган.

Боты белән карбыз яра
Боты белән карбыз яра

 

Гозде Доган 60 секунд эчендә карбызлар сыту буенча рекорд куйган.

 

 

Төркияле ханым моны үзенең ботлары белән кысып эшли. Гозденың бу уңышлары турында Гиннесс рекордлар Китабы вәкилләре хәбәр иткән.

 Вакыйга урыныннан видеода күренгәнчә, Гозде карбызлар янында утыра, берьюлы берәм-берәм ала, изә, ботларыннан суын сөртә, ә аннары икенчесен алып кысып сыта.  Шартлап ярылган карбызларның сутын ботыннан сөртеп ала да, икенчесен алып, шартлатып сыта...

 Туташка шак каткан тамашачылар алкышлап тора. 60 секунд эчендә биш карбыз ватып, Годзе Ираннан ир-ат рекордын уздырган. Ул ир 2017 елда шул ук вакыт эчендә шундый өч җиләкне сыткан.

 Хатын-кызга рекордсмен статусын раслаучы диплом тапшырылды. Элегрәк дөньяны башка “карбыз” яңалыгы гаҗәпләндергән иде. Әйтик, русияле бер центнер диярлек авырлыктагы карбыз үстергән иде. Карбыз ир-атка «Ивановский капустник» фестивале номинацияләренең берсендә җиңү китерде.

 Фото: gazeta.ru, fishki.net

Боты белән карбыз яра
Боты белән карбыз яра
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: