Бүген замана технологияләре бик алга китте: еш кына чын фотография белән компьютер алгоритмнары җитештергән рәсемнәрне аерып та булмый.
-Ләкин,- ди бу уңайдан шактый тикшерүләр үткәргән Австралия галимнәре, - кешенең баш мие алар арасындагы аерманы автоматик рәвештә аера ала.
Deepfake тибындагы технологияләр ярдәмендә эшләнгән кеше йөзләре шулкадәр чынга охшаган була ки, аларны чын фотографиядән аерып та булмый. Ләкин кешенең баш мие моны тиз аера. Һәм, әгәр уйланып тормый гына караганда, күпкә дөресрәк аера икән. Мәсәлән, әгәр кеше рәсемнең ялганмы-түгелме икәне хакында уйланмый да караса, 54 процент очракта“фейк”ны аера, әгәр инде аңа “кайсы-ялган, кайсы-чын?” дигән сорау куелса, нәтиҗәлелек 37 процентка гына кала, ди белгечләр.
Фото: sabatovsky.com