Егетебез 65 санлы татар гимназиясендә укыган бит!
Тарихи нәфис фильмның сюжеты Кытайның Харбин шәһәрендә бара. Ричард сүзләренчә, фильм геройлары арасында дөнья пролетариатының юлбашчысы Ленин да, кызылармеецлар да бар. Кинода рольләрнең берсен Корея кино йолдызы Хен Бин уйный. Оператор Хон Го Пхе була, ул шулай ук популяр «паразитлар» фильмын төшергән. 21 яшьлек уфалы картинада мактаулы каравылда рус егете ролен уйный.
“Кинематографка мин очраклы рәвештә, социаль челтәрдә миңа дуслар җибәргән белдерү буенча эләктем, - ди Ричард.– Дусларым белән бәхетне сынап карарга булдык, анкеталар җибәрдек. Мине рольгә расладылар, чөнки мин критерийлар һәм тышкы кыяфәт буенча туры киләм.
Ричард белдерүенчә, фильмга төшкәндә шактый катлаулы булган. Шуңа да карамастан, аңа иҗади процесс та, актерлар өчен тудырылган шартлар да ошаган.
Фильм Кореяда 2024 елның декабрь ахырында экраннарга чыккан. Тиздән Русия интернет-платформаларында пәйда булырга тиеш. Әти-әнисе шундый яңгыравыклы халыкара исем белән атаган уфалы Ричард Черниковкада туган, 65 нче татар гимназиясендә 11 сыйныф тәмамлаган. Мәктәптә уңышлы гына укыган. Берничә ел элек Ричард Көньяк Кореягә китә, анда заводта эшли башлый. Чит илгә килгәндә Корея телен бөтенләй белмәгән.
– Телне тырышып өйрәнгәнем юк әле, әллә ни ихтыяҗым юк иде, ләкин әкренләп үзеннән-үзе өйрәнә. Татар яки башкорт телен өйрәнү, ничек кенә сәер яңгырамасын, чынлыкта бик мөһим икән, – ди Ричард. – Моны үз тәҗрибәмдә әйтәм. Монда Русиядән генә түгел, Үзбәкстаннан, Таҗикстаннан, Казахстаннан, Кыргызстаннан, Төркиядән дә чит ил кешеләре күп. Ләкин асылы шунда ки, мин татар телен белсәм, бик күп кешеләр белән аралаша алыр идем, чөнки санап үтелгән халыкларның барысы да якынча охшаш телләрдә аралаша.