Кытай галимнәре диңгез суыннан уран чыгарырга өйрәнгән. Галимнәр уранга киләчәк ягулыгы итеп карый.
Тозлы судан уранны сөзеп алу өчен гидрогель кисәкчәләреннән ясалган композит шарчыклар җитештерергә кирәк дип саный алар. Аларны ясау да катлаулы булмаячак, шәм балавызыннан ясарга мөмкин ди кытайлар.
Бүгенге көндә Кытайда уран запасы бик аз - нибары 170 мең тонна күләмендә генә. Шуңа күрә кытайларга бу мәсьәләне чишү гаять мөһим.
Атом энергетикасының заманча шартлары 2035 нче елга елына 35 мең тонна уран чыгымнарын таләп итүе мөмкин. Шуңа күрә Кытай галимнәренең бу мәсьәлә өстендә бүгеннән җиң сызганып эшләүләре гаҗәп түгел.
Дөнья океанында уран запасы коры җирдәгегә караганда мең тапкырга күбрәк, ләкин концентрация дәрәҗәсе түбәнрәк, ди галимнәр. Кытай диңгез суыннан уран чыгару өчен яр буе фабрикасын төземәкче. Эшкә, кичектермичә, киләсе елда ук тотынмакчылар. Булдырыр ул тынгысыз, уңган кытайлар!