Яшьлекне мөмкин кадәр озаграк саклау турында белгеч киңәшләренә колак салыйк, дуслар.
Табиб-онколог Александр Дзидзария фикеренчә, моның өчен тышкы яктан түгел, эчке яктан матур булып калу мөһим. Әйткәндәй, күңеле матур кеше генә озак картаймый дип халкыбыз бик белеп әйтә икән.
Пластик операцияләр белән һәм майлап-сылап кына да тәнне алдап булмый икән. Иң мөһиме - сәламәт булу. Организмның эчке торышы аркасында гына озаграк яшь булып калырга мөмкин, дип раслый танылган табиб-онколог Александр Дзидзария. Ул "Одноклассники" социаль челтәрендә бу хакта фикерен белдергән.
Белгеч раславынча, тере организмнарда барган һәр процессның үз чиге бар. Шуңа карамастан, матур һәм акрын итеп картаерга мөмкин.
Бүген кешеләрнең, аеруча эре шәһәрләрдә яшәүчеләрнең, гомер озынлыгы арта. "Ә гомерның максималь дәвамлылыгы артмый, чөнки ул генетик яктан билгеләнгән инде. Хейфлик чиге дигән нәрсә бар - ул соматик күзәнәкләр бүленүе саны. Ул дөньядагы бөтен тереклеккә хас",-ди белгеч.
Ул үзендә яшьлекне чагылдырмый. Ләкин ул һәр нәрсәнең чиге булуы турында сөйли. Зыян салучы факторлар саны - менә нәрсә ул чиккә йогынты ясый. Стресслар, йокы туймау, дөрес тукланмау һәм социаль пычракларны зыян салучы факторлар дип атый белгеч.
"Без ни белән тууыбызны үзгәртә алмыйбыз, ләкин булган нәрсәләргә карашыбызны үзгәртеп озаграк сәламәт яши алабыз"- ди табиб.
Эчке дөньяң матур булу мөһим.Организмда бар да яхшы булса, ул тышкы кыяфәттә дә чагыла. Шуңа күрә спорт белән даими шөгыльләнү, витаминнар кытлыгы булдырмау (аеруча В9, В12 һәм Д витаминнары), күбрәк яшелчә-җимеш ашау, йокы һәм тынычлык булу мөһим. Белгеч раславынча, яшьлекне озаграк саклау өчен яхшы стресслар да кирәк. Мәсәлән, контраст су коену яисә тәнне салкын суга манчылган тастымал белән ышку.
Фото:Pinterest