Болар кызыклы!
13 гыйнвар 2025, 14:18

Үстерәбез дә без аны...

Яңа елда үз ананасыгызны ашарга телисезме?

Үстерәбез дә без аны...Үстерәбез дә без аны...
Үстерәбез дә без аны...

Яңа елда үз ананасыгызны ашарга телисезме?

Яңа елда ит янына бик шәп килешкән ананасның яфрагын алай-болай сакламыйсызмы әле. Кирәкми. Аннан ананас үсми. Алай да бу ят җимешне бездә дә үстереп була. Бәхетегезгә язса,  Яңа елда өстәлегезгә өзеп тә куярсыз.

 Кызыктырып тора бит әле. Әллә чынлап та утыртып караргамы? Ә аны ничек утыртырга? Бу экспериментка алыныр алдыннан кибеттән аны дөрес сайлап алыгыз. Ананас җитлеккән булырга тиеш. Исе аңкып торса, димәк җитешкән. Үзе саргылт төстә булсын. Черек урыннары, тапылары, тотып караганда йомшак урыннары булмасын. Яфраклары яшел булуы мөһим, очлары бераз гына корый башлаган булуы ихтимал.

Яфрак өлешен төбеннән 1-2 см калдырып, кисеп алыгыз, пычак белән ипләп кенә кырып чистартыгыз да, бер тәүлеккә элеп куегыз – кипсен. Аннары суга утыртыгыз. 1-2 атнадан тамыр җибәрә башларга тиеш. Тамыры 5-8 см үскәч судан алып,  2-3 сәгатькә кәгазь салфеткага куеп торыгыз. Шунда суы сеңеп бераз кибәргә тиеш. Аннары инде балчыкка утыртасыз. 12-15 см диаметрлы чүлмәк алыгыз. Төбе тишек булсын. Чүлмәк төбенә керамзит салып калдырыгыз. Кибеттән пальмаларга, кактусларга дигән балчык алыгыз. Яфрак өлешенә кадәр күмеп утыртыгыз. Терелеп киткәч ул яшь яфраклар чыгара башлый, бу картлары саргаеп коела. Үсентене 18-25 градус булган бүлмәдә тотыгыз.  Дымлы һаваны ярата. Үзенә су бөркергә ярамый. Тирә-ягына гына бөркегез яки янына савыт белән су куегыз. Җәй көне атнага 2-3 мәртәбә, кыш көне 1 мәртәбә су сибәргә. Иң якты урында үстерергә кирәк булыр. Җәй көннәрендә балконга, урамга чыгарырга ярый.  1,5-2 елдан, дөрес итеп тәрбияләсәгез,  чәчәк атып җимешен бирәчәк. Вәт.

Чыганак: Бакчачылар төркемненнән.

Үстерәбез дә без аны...
Үстерәбез дә без аны...
Үстерәбез дә без аны...
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас