Музейда алагаем зур картина янында бер ир басып тора.
-Бик сокланып карыйсыз, Сездә бу әсәр нинди хисләр тудыра? - дип сорый аның янәшәсенә килеп баскан кеше.
-Менә уйлап торам әле, ким дигәндә ике чиләк буяу киткәндер моны ясау өчен...
**
-Сез ни өчен соңгы эш урыннан киттегез?
-Компания күчеп китте.
-Кая?
-Анысын миңа әйтмәделәр.
**
Вәли каратэ дәресләренең беренчесенә генә барды. Шуңа күрә хулиганнар каршында баш ияргә генә өйрәнде.
**
Иван-Царевич баканы үпте дә... тегесе яшь чибәр егеткә әйләнде... “Ата бака булган” дип уйлап куйды Иван-Царевич.
**
Вәт минем күршем ичмасам! 20 минут буе ирен аты-юлы белән сүкте, бер генә сүзне дә ике тапкыр кабатламады. Менә нинди ул тел укытучысы!
**
Мин эшлим,
Син эшлисең,
Ул эшли,
Без эшлибез,
Сез эшлисез,
Алар премия ала...
**
Ял көнне хатын белән обой карарга бардык. Ул көнне ЗАГС эшләгән булса, аерылышкан булыр идек.
**
Ертык джинсы, ертык футболка, ертык баш киеме. Тишек носкилар кайчан модага керә инде???
-Галия, әниеңә кияү кирәкмиме?
-Юк, без тегесен дә дөмектермәдек әле.
**
Бер ханым маршруткага керә дә шофердан сорый:
-Бу дуңгыз абзарында бару ничә сум тора?
-Һәр дуңгыз башыннан 45 сум, апасы.