Бөре каласы бишенче тапкыр пилмән сөючеләрне җәлеп итү үзәгенә әверелде. Бу борынгы ризыктан чын күңелдән ләззәт алу өчен бирегә бөтен республикадан туристлар килде.
Иң тәмле пилмәннәрне һәм вареникларны профессиональ жюри — республиканың кулинарлар, рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе вәкилләре сайлады.
Ә аларга тамашачылар ярдәм итте. Өстәлләрдә-күптөрлелек хакимлек итте. Монда һәркем күңеленә хуш килгән ризык таба алу мөмкинлегенә ия иде. Төрле төстәге камырга төрелгән төрле ит фаршы... Табигый буяулар белән буялган ул пилмәннәр: петрушка, кишер, чөгендер суы.
Конкурсның максаты — Бөре пилмәннәренең фирма рецептын эшләп чыгару һәм аны брендлау. Хөкемдарлар билгеләп үткәнчә, кунакларга аеруча ошаган ризык рецептурасы Уфа рестораннары менюсына эләгергә мөмкин.
«Победа» гәзите сайты буенча Юлай НИЗАЕВ әзерләде.