Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
10 гыйнвар , 13:13

Бу башмакка ничә яшь?

Бу башмак борын-борын заманда яшәгән бер мисырлының кабереннән табылган.

Бу башмакка ничә яшь?
Бу башмакка ничә яшь?

Аларны тик 19нчы гасыр урталарында гына уңлы-суллы итеп тегә башлаганнар икән. Аңа кадәр аяклар аны таптап, үзләренә яраштыра торган булганнар. Сүз, әлбәттә, аяк киемнәре турында бара.

   Бүген без аяк киеменең ниндиен телибез, шунысын алып киябез, шөкер. Ә бит алар тарихы турында күп нәрсәне белмибез. Мәсәлән, Франциянең Роман шәһәрендә аяк киемнәре музее бар. Анда 4 мең пар: күн итекләр, ботинкалар, түфлиләр һ.б. тупланган. Экспозициядәге иң борынгы аяк киеменә – папирустан үрелгән башмакка – 6 мең (!) ел.

   Бу башмак борын-борын заманда яшәгән бер мисырлының кабереннән табылган. Хәзер музейдагы коллекциягә елдан-ел экспонатлар өстәлә бара. Анда аяк киемнәре генә түгел, төрле гасырларда аларны ясауда файдаланылган кораллар һәм калыплар да җыела икән. 

   Фото: hystoryfashion.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: