Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
10 гыйнвар , 12:59

Башкортстанда 2,5 мең бала Кыш Бабайга шалтыраткан

Алар нигездә 5тән алып 10 яшькә кадәрле балалар.

Башкортстанда 2,5 мең бала Кыш Бабайга шалтыраткан
Башкортстанда 2,5 мең бала Кыш Бабайга шалтыраткан

Соңгы акция барышында Кыш Бабайның кайнар элемтәсенә республикадан 2,5 мең бала шалтыраткан. Аңа кадәр 2,37 мең шалтырату булган.
Балалар бушлай кайнар элемтә телефоны аша кышкы табышмаклар чишкәннәр, Карсылуга Яңа елда алырга теләгән бүләкләр турында сөйләгәннәр, Кыш Бабайга теләкләр калдырганнар. Традицион рәвештә балаларның иң нык теләгене -смартфон. Аңардан кала машиналар, курчаклар, конструкторлар, тәмле күчтәнәчләр һәм спорт инвентарьләре аталган.
Кыш Бабайның санлы ярдәмечләре фикере буенча балаларның әтисенә һәм әнисенә изге теләкләре, "яхшы билгеләр", "бөтен кеше дә сау-сәламәт булсын" иң матур хыяллары булган.
Кайнар элемтәгә шалтыраткан иң актив абонентлар 5тән алып 10 яшькә кадәрле балалар булган. Икенче урында -5 яшьтән кечерәкләр.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: