Галимнәрнең тикшеренү нәтиҗәләре буенча артык күп йоклау организмга зыянлы икән:
*Төнлә 9 һәм аннан да күбрәк сәгать йоклаган кешеләр депрессиягә тиз бирелүчән.
*Артык күп йоклаган кешеләр баш авыртуларыннан ешрак интегәләр.
*Озак йоклаганда, арка авыртулары көчәя, муен хондрозы үзен сиздерергә мөмкин. Авырту хисләре аркасында караватта тагын да озак ятарга кирәкми, активрак булырга киңәш ителә.
*Көндез 1.5 сәгаттән артык йоклау тора-бара инсультка китерергә мөмкин икән.
*Шулай ук төнге йокы тугыз сәгатьтән артса да инсультка тару ихтималлыгы 25 процентка арта.
Галимнәр фикеренчә, сигез сәгатьтән артык йоклау кан әйләнешенә зыян сала, тромб барлыкка килүгә сәбәпче була.