Болар кызыклы!
29 декабрь 2024, 17:51

Яңа елны кайда каршыларга?

Елан елын каршылау урыны турында.

Яңа елны кайда каршыларга?Яңа елны кайда каршыларга?
Яңа елны кайда каршыларга?

Елан — шактый яшерен җан иясе, шау-шулы урыннардан һәм зур компанияләрдән качарга тырыша. Якынлашып килүче Яңа елны уңайлы, тыныч шартларда, идеалда — өйдә, туганнар һәм якын дуслар даирәсендә каршы алырга киңәш ителә.

Якынлашып килүче Яңа елны бәйрәм итү урыны өчен тематик бизәкләр сайлауга да игътибар итәргә кирәк.

Елан табигать белән бәйле бөтен нәрсәне яратканга күрә, төрле табигый декор кулланырга була (мәсәлән, матур ташлар яисә чыршы ботакларыннан квартирага тезеп куелган букетлар). Мишура һәм яктылыкта балкып торган уенчыклар шулай ук елан тәңкәсен хәтерләтәчәк, ә чыршыны яки бәйрәм өстәлен киләсе ел символы белән бизәргә мөмкин.

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Фото: «РИА Новости».

Яңа елны кайда каршыларга?
Яңа елны кайда каршыларга?
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас