Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
27 декабрь 2024, 12:15

Нейрочелтәр куркуга да сала ала

Фаразының төгәллеге 80 процент тәшкил итә.

Нейрочелтәр куркуга да сала ала
Нейрочелтәр куркуга да сала ала

Дания, Швейцария һәм АКШ галимнәре ясалма акыл өлкәсендә яңа эшләнмәләрен тәкъдим иткәннәр. Ләкин аның мөмкинлекләре җәмәгатьчелекне куркуга салган.
Галимнәр белдерүенчә, ясалма акылның яңа мөмкинлекләре кешенең үлем көнен алдан әйтә ала. Нейрочелтәр, кешенең сәламәтлегенә һәм яшәеш рәвешенә таянып, һәркемне дулкынландырган һәм куркыткан сорауга җавап бирә ала. Аның фаразының төгәллеге 80 процент тәшкил итә. Бу биш очракның дүртесендә үлем төгәл фаразлана дигәнне аңлата.
Ләкин нейрочелтәрнең кешене куркуга салучы мөмкинлеген бөтен кеше дә файдаланырлык ясамый. Шуңа күрә проектны вакытлача туктатканнар.
Ясалма акылның арытабангы үсеше, бер яктан шатландырса, икенче яктан хафага салмый калмый шул.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: