Русиялеләрне нәрсә ныграк борчый?
“Күрәзәчегә барма, башыңа кайгы алма”, дигән борынгылар. Әмма үз гомерендә бер булса да күрәзәчегә бармый калган кеше бармы икән?
Ә хәйлә осталары кемгә ни дияргә яхшы белә, иң мөһиме беркатлы бәндә акчасын гына түләсен. Җитмәсә, ул аны кат-кат чакыра әле, килгән саен “такса”сы арта. Шуннан инде аңла, күрәзәчеләргә барудан хәлең җиңеләймәсә дә, аның каравы кесәң бушап кала.
Менә бит, русиялеләр күрәзәчеләргә азык-төлеккә караганда күбрәк акча сарыф итә. Быел сихерчеләргә 2,4 трлн сум акча түләгәннәр.
Былтыр бу саннар 2 трлн сум булган.
Болай барсак...
Фото: akpars.ru