*АКШның Иллинойс штатында яшәүче Стейси исемле песигә дөньяның иң озын гәүдәле песие титулы бирелгән. Аның гәүдә озынлыгы 48,5 сантиметр. Гади песиләрнең уртача гәүдә озынлыгы, койрыгын исәпкә кертмичә 25 сантиметр булуын искә алганда, хуҗасына Ситейсины тиешенчә сыйпау өчен икеләтә эш эшләргә туры килгән.
*Гиннесслар рекордлар китабының тагын да бер рекордчысы АКШта яшәүче Крим Пафф кушаматлы песи. Ул дөньяда 38 ел һәм 3 көн яшәгән. Шулай итеп, ул 34 ел яшәгән Горанпа Рекс Аллен исемле мәче яшен узып киткән. Шунысы кызык, Крим Пафф һәм Гранпа бер үк кешедә яшәгән. Песиләрнең озын гомерлелек сере хуҗаларының алар өчен махсус булдырылган диетада дип атала.
*Инглиз мастифы Айкама Зорбаның борыныннан койрыгына кадәр гәүдә озынлыгы - 2,5 метрга, авырлыгы 155 килограммга җитә. Әйткәндәй, элек мастифларны арыслан аулаганда файдаланганнар, шуңа күрә бу токымның мәһабәт сынлы булуына артык гаҗәпләнәсе дә түгелдер.
Фото:ethnomir.ru