"SuperJob" сервисы Русиянең иң эре шәһәрләрендәге 95 мең вакансияне анализлаган һәм агымдагы елның декабрь башына иң югары түләнә торган тәкъдимнәрне сайлап алган.
Декабрьнең топ вакансияләре Уфада түбәндәгечә күренә:
1. «ТТ» ҖЧҖ йөк автомобиле йөртүчесе (ташу буенча хезмәтләр). Тәкъдим ителгән хезмәт хакы аена 200-250 мең сум.
2. «Планета» мебель компаниясенә дизайнер-проектлаучы. Тәкъдим ителә торган хезмәт хакы аена 200 мең сумга кадәр.
3. «Уфа шина компаниясе»нә шиномонтажник. Тәкъдим ителгән хезмәт хакы аена 150-200 мең сум.
4. «КТЕ Уфа»да невролог. Тәкъдим ителгән хезмәт хакы аена 100 мең сумнан.
5. «Орбита» фәнни-җитештерү предприятиесе ҖЧҖдә Инженер-конструктор (медицmed сәүдә маркасы астында эшли торган медицина реабилитациясе өчен җиһазлар һәм аппарат-программа биотехник системалар җитештерүче). Тәкъдим ителгән хезмәт хакы-аена 100 мең сумнан. Чагыштыру өчен, Чиләбедә бу айның иң яхшы вакансиясендә аена 200 мең сумнан (невролог) тәкъдим итәләр; Казанда – аена 150-220 мең сум (машина йөртүче-экспедитор); Мәскәүдә – аена 500 мең сумнан (өлкән ML-инженер).
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.