Болар кызыклы!
13 декабрь 2024, 10:22

Кем кемгә кем була?

Олыны олы, кечене кече итүнең матур үрнәге.

Кем кемгә кем була?Кем кемгә кем була?
Кем кемгә кем була?

Элек-электән татарларда гаилә әгъзаларына төрле матур исемнәр белән эндәшү киң таралган. Ике гаилә кушылгач, ул исемнәр тагын да арткан. Олыны олы, кечене кече итүнең матур үрнәге булган ул. Хәзер генә әлеге күренеш югалып бара. Барысына да исем белән генә эндәшәбез – абыймы, җиңгиме, җизниме – барыбер. Ә шулай да кем кемгә кем була соң? Тикшереп карагыз әле. Бәлки гаиләдәге “статус”ыгызга туры килгән исем ошап китәр?

 

Абзый – әти-әнинең абыйсы (дядя),

Җиңги – шул абыйның хатыны (тётя),

Түти, түткәй – әти-әнинең апасы (тётя),

Җизни –түтинең ире (дядя),

 

Каенана – ирнең яки хатынның  әнисе (свекровь, теща),

Каената – ирнең яки хатынның әтисе (свекр, тесть),

Каенага  – ирнең абыйсы (деверь),

Каене – ирнең энесе (деверь),

Кайнигәч – ирнең апасы (золовка),

Каенсеңел – ирнең сеңлесе (золовка),

 

Каенага – хатынның абыйсы (шурин),

Каениш – хатынның энесе (шурин),

Каенапа –  хатынның апасы (свояченница),

Балдыз – хатынның сеңлесе (свояченница),

Баҗа – хатынның сеңлесенең яки апасының ире (свояк),

 

Кияү – кызның ире (зять),

Килен – улның хатыны (сноха),

Килен – эненең хатыны (неветстка),

 

Тудыка – туганнан туган  (двоюродный брат, сестра)

Тудыканың улы – двоюродный племянник

Тудыканың кызы – двоюродная племянница

 

Кода ­– килен яки кияүнең әтисе (яки ир туганнары)

Кодагый – кияү яки киленнең әнисе

Кодача – кияү яки киленнең хатын-кыз туганнары.

 

фото: culture.ru

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас