Болар кызыклы!
9 декабрь 2024, 11:57

Гөлләр патшалыгында

Хлорофитум кайда яхшы үсә?

Гөлләр патшалыгындаГөлләр патшалыгында
Гөлләр патшалыгында

Хлорофитум кайда яхшы үсә?

 

Хлорофитум. Һәр өйдә үсәргә тиеш бу гөл. Кухняда һәм башка бүлмәләрдә. Һаваны стерильләштерүче иң яхшы гөл булып санала. Ул микробларга һәм бактерияләргә каршы үзлеккә ия. Бер тәүлек эчендә 80% микробларны юк итә. Углекислый газны йотып кислород бүлеп чыгара. Бу гөл өйдә булса һаваны дымландырасы да юк. Сипкән суны яфраклары аша  чыгара. Бүлмәдә коры һава булмый. Бу гөлнең ничек үсүенэ карап өегездә никадәр начар һава икәнен белеп була.

Бик тиз куерып матур булып үсә икән, димәк һава начар. Ул нәкъ менә шул начар һава белән туклана. Әйбәт икән әкрен үсәчәк. Ул губка кебек бөтен начар исләрне, микробларны, бактерияләрне йота. Бигрәк тә кухняда 2-3 чүлмәктә үссә яхшы. Чөнки анда газ эшли, ашарга пешерәбез, форточка да гел ачык тора. Шәһәр җирендә урамнан чиста һава керми бит инде, әгәр  якында гына заводлар, машина юлы булса. Тәмәке тартучы булса шул тәмәке төтенен дә йота. Әгәр дә сез элек башка кеше торган өй яки квартир сатып аласыз икән иң беренче шушы гөлне утыртыгыз. Ул элекке хуҗалардан калган тискәре энергияне юкка чыгара.

 

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас