Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
5 декабрь , 13:11

Төренде дөнья акка – Кыш килде туган якка.

Кышның беренче ае - декабрьдә магнит давыллары кайчан көтелә икән? Ә уңышлы һәм авыр көннәр? Күз салыйк.

Төренде дөнья акка –  Кыш килде туган якка.
Төренде дөнья акка – Кыш килде туган якка.

ДЕКАБРЬ

5 – Русиянең сугышчан дан көне. Мәскәү янындагы сугышта немец-фашист гаскәрләренә каршы совет гаскәрләренең контрһөҗүме башлану көне (1941).

Ирекмәннәр (волонтёрлар) көне.

7 – РФ Хәрби-һава көчләре командованиесенең инженер-авиация хезмәте көне.

8 – Русиянең хәрби суднолары барлыкка килү көне.

Халыкара рәссам көне.

9 – Ватан Геройлары көне.

Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне.

10 – Кеше хокуклары көне.

12 – Русия Федерациясе Конституциясе көне.

Халыкара нейтралитет көне.

14 – Башкорт теле көне.

Шагыйрь, мәгърифәтче Акмулланың (Камалетдинов Мифтахетдин Камалетдин улы) туган көне (1831–1895).

15 – Һөнәри бурычларын үтәгәндә һәлак булган журналистларны искә алу көне.

Халыкара чәй көне.

17 – Стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләре көне.

18 – ЗАГС органнары хезмәткәрләре көне.

Халыкара мигрантлар көне.

19 – Хәрби контрразведка көне.

Халыкара ярлыларга ярдәм көне.

20 – Русия Федерациясе иминлек органнары хезмәткәрләре көне.

21 – Риелторлар көне.

22 – Энергетиклар көне.

24 – Башкортостан Республикасы Конституциясе көне.

25 – Язучы, журналист, мөгаллим Сәгыйть Агишның (Агишев Сәгыйть Ишмөхәммәт улының) тууына – 120 ел (1904–1973).

26 – Җырчы, композитор, РБның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТРның атказанган артисты Ризван Галимҗан улы Хәкимовка – 70 яшь (1954).

27 – Русия Федерациясе коткаручылары көне.

28 – Халыкара кино көне.

29 – Шагыйрь, драматург, прозаик, галим-фольклорчы, Татарстанның халык язучысы, Татарстанның һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Нәкый Сираҗетдин улы Исәнбәтнең (Закировның) тууына – 125 ел (1899–1992).

«Кызыл таң» гәзитенең баш мөхәррире, филология фәннәре кандидаты, РБның атказанган матбугат һәм массакүләм мәгълүмат хезмәткәре, Халыклар дуслыгы ордены кавалеры Фәтхетдинов Фаил Камил улына – 60 яшь (1964).

 

Уңышлы көннәр

Хирургик операцияләр өчен:  5, 6, 13, 14, 24, 27, 28, 31.

Тешне алдыру өчен: 18, 22-26.

Теш дәвалау, пломба куйдыру өчен: 6-18.

Авырга узу өчен:  11, 28.

Чәч кисү, буяу өчен: 11, 12, 19-22, 24, 30, 31.

Автомобиль яки торак сатып алу өчен: 9-15, 20-22, 24, 25, 28.

Сәяхәт, ял итү өчен: уңышлы көннәр бу айда юк.

Авыр көннәр

Эш башлау өчен:  29.

Магнит давыллары:  6-8, 29.

Сәламәтлек өчен:  8, 14, 23, 29, 31.

Ай фазалары

Ай кими – 16 нчы декабрьдән 30 ына кадәр.

Яңа ай – 1 нче декабрьдә.

Ай үсә – 2 нче декабрьдән 14 енә кадәр һәм 31 нче декабрьдән.

Тулган ай – 15 нче декабрьдә.

Ай һәм Кояш тотылу – күзәтелми.

Төренде дөнья акка –  Кыш килде туган якка.
Төренде дөнья акка – Кыш килде туган якка.
Автор:Шагеева Гульназ
Читайте нас: