Болар кызыклы!
3 декабрь 2024, 03:11

Декабрь- план кора торган ай

Бу елдагы иң тиз үтә торган ай. Чөнки нәкъ декабрьдә кешеләр ел буе эшләргә вакыт җиткерә алмаган эшләрен барлый һәм төгәлли башлый.

Декабрь- план кора торган айДекабрь- план кора торган ай
Декабрь- план кора торган ай

Декабрь башланды, җәмәгать! Ә бу елдагы иң тиз үтә торган ай. Чөнки нәкъ декабрьдә кешеләр ел буе эшләргә вакыт җиткерә алмаган эшләрен барлый һәм төгәлли башлый. Әйдәгез, без дә яңа елга аяк басканчы түбәндәгеләрне эшлик.

  1. Узып баручы елга йомгак ясагыз – быел нинди максатларга ирештегез? Нинди яңалыклар белдегез?
  2. Киләсе елга өч төп максатны билгеләгез. Аларны төгәл формалаштырыгыз. Шулай иткәндә алар тормышка ашачак, диләр. 3. Гардеробны карап чыгыгыз. Кирәкмәгән әйберләрдән котылыгыз, яңаларына урын бушатыгыз.
  3. Медицина тикшерүе үтегез. Сәламәтлек турында кайгырту - яңа елда уңышка илтүче мөһим адым.
  4. Гаджетсыз бер көн оештырыгыз.
  5. Киләсе елга ял яки отпуск планлаштыра башлагыз. Әгәр даталарны һәм юнәлешләрне алдан билгеләп булмаса, хыялларга бирелеп алырсыз.
  6. Финансларга ревизия үткәрегез. Еллык керемнәрне һәм чыгымнарны санагыз. Әгәр килеп чыкса, киләсе елга бюджет төзегез.
  7. Киләсе елдагы үзегезгә хат языгыз. Үзегезнең хыялларыгызны һәм планнарыгызны тасвирлагыз, ә аннары бер елдан яңадан укырсыз. Нәрсәнең чынга ашканын аңларга мөмкин булачак.
  8. Өйдә генераль уборка үткәрегез. Бәйрәмнәр алдыннан йортны тәртипкә китерегез.
  9. Күптән кичектереп килгән китапны укыгыз. Уку өчен берничә сәгать бүлегез.
  10. Театр, күргәзмә, концерт – үзегезгә ошаганына барыгыз.
  11. Иске дусларыгызның хәлен белегез.
  12. Мохтаҗларга хәер бирегез. Хәтта бу сезнең карт туганнарыгыз булса да.
  13. Ниндидер гадәти булмаган һәм тәмле ризык әзерләгез.
  14. Табигатьтә ял итегез. Саф һавада йөрү стрессны киметергә ярдәм итәчәк.
  15. Физкультура белән шөгыльләнгез. Ритмга керү өчен зур булмаган күнегүләрдән башлагыз. Яңа елда рәхәтләнеп дәвам итәрсез.

фото:sb.by

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас