Болар кызыклы!
30 ноябрь 2024, 16:08

Депутатлардан шаккатмалы тәкъдим

Русиядә кола янында ром, сыр янәшәсендә шәраб, ә чипсы кырында сыра сатуны тыярга таләп итәләр.

Депутатлар барлык алкогольне закускалардан һәм эчемлекләрдән ераграк алып куярга һәм аны аерым керү урыны булган биналарда сатарга тәкъдим итә.

"SHOT" "Телеграм" каналы мәгълүматлары буенча, бүген мондый закон проектын Дәүләт Думасына керткәннәр. Депутат Андрей Свинцов сөйләгәнчә, проект авторлары спиртлы эчемлекләр башка продуктлар белән янәшә сатыла икән, бу — алкоголизм пропагандасы, дип саный. Бигрәк тә закуска итеп куллана торган ризыклар.

«Барлык бу маркетинг алымнары бик күп спонтан алкоголь сатып алуларга китерә. Алкогольне турыдан-туры кассалар янында урнаштыру аеруча борчу тудыра», - диелә мөрәҗәгатьтә.

Ничек көрәшергә тәкъдим итәләр? Алкоголь өчен индивидуаль керү урыны булган аерым бүлмәләр ясарга. Һәм аларга азык-төлек залыннан түгел, ә гомумән урамнан булуы яхшырак. Һәм, әлбәттә, анда балигъ булмаганнарны катгый рәвештә кертмәскә. 

Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас