Бездә кунакта – кулланучыларга “Зәйнәб” шифалы үләннәрен тәкъдим итүче Ләйсән Наил кызы Сираева.
- Мин эшемдә, иң беренче, туганнарым алдында
җаваплылык тоям. Аларның ризалыгын алып эшли башлаганмын икән, алга карап, тырышырга бурычлымын. Башкача ярамый, – ди Ләйсән.
Ләйсәннең нинди эшкә тотынса да зур җаваплылык белән җиренә җиткереп эшләвен беләм мин. Ә яңа шөгыле могҗизалар белән үрелгән, риваятьләрдә бәян ителгән серле тылсымлы үләннәр дөньясы белән бәйле. Гадәти булмаган шөгыльгә алынган бу уңган, гүзәл зат белән сез дә танышыгыз әле, дуслар. Бездә кунакта – кулланучыларга “Зәйнәб” шифалы үләннәрен тәкъдим итүче Ләйсән Наил кызы Сираева.
– Ләйсән, нинди көчләр сине бу могҗизалы үләннәр дөньясына алып кереп китте һәм нигә син “Зәйнәб” брендын сайладың?
– Аның чишмә башы бала чагыма, туган ягыма алып китә. Мин Миякә районының гаҗәеп табигатьле Әнәч авылында туып-үстем. Әтиебез агроном булып эшләде. Аз сүзле, һәр эшне бөртекләп, җиренә җиткереп эшләүче әтиебез безгә зур үрнәк тә, тормыш мәктәбен биргән олы йөрәкле, акыллы әти дә булды. Әти безгә бик бай мирас – бакча калдырды.
Ул ел саен икешәр төп карлыган утырта килде: рәт- рәт. Шулай тезеп, өченче рәтне утырта башлаган иде... Ул карлыганнарның һәркайсысының тарихы бар. Алар бар да яхшы сортлы, төрледән-төрле. Бакчаны үзе белеп кенә тәрбияләде. Әтидән качып кына картайган ботакларын кисеп, яшерә идек, чөнки аны шулкадәр хөрмәт иттек. Әтине югалткач, хәзер берни әйтүче дә юк, үзебезнең дә тиясе килми. Быел көз кабат бөре җибәрделәр алар. Шул сусыл чыбыкларны кисеп, җыеп алдык. Хәзер шуларны да чәйгә кулланабыз. Бик тәмле.
Шул карлыган ботакларын апам Себергә алып китте, мин Уфага – әти төсе, әтинең сөю тәме.
Әтием эштән бушаган бар вакытын бакча тәрбияләүгә багышлар иде. Төрле җимеш агачлары алып кайтып, күчереп утыртып, сынаулар уздыра иде. Безгә аның яхшы сортлы 5 төп алмагачы, кара бөрлегәннәре, ике төп грушасы, җир җиләклеге, ике төрле винограды һ.б. калды. Аз сүзле, эшчән кеше иде. Безне, өч кызларын, әти-әниебез иркәләп, назлап түгел, эчтән сөеп үстерделәр. Әтинең күңел җылысы белән яратуын тоеп яшәдем.
Безнең авылда бүлеп бирелгән печәнлек – компания дип атала. Ә безнең печәнлек Кызылъяр дигән искиткеч бай – якын гына чишмә аккан, шомыртлык, җиләклек буенда иде. Билгеле, анда җиләкле, мәтрүшкәле, бөрлегәнле һәм бөтен урман байлыгын җыеп, шифалы үләннәр белән куе, тәмле чәйләр кайната идек. Әле уйлап торам да, нинди бәхетле булганбыз, саф ризыклар гына ашап үскәнбез бит.
Өебез тыкрык буенда урнашкан. Үткән һәр кешегә күренеп тора “Наил абый бау сузып, тигезләп утырта бит ул”, - диләр иде авылда. Әтием чын җир кешесе булды, бакчаларын баладай карый иде. Ул безне дә “түтәлләрегез елмаеп торсын”, дип эшкә өйрәтте. Эшен яратып, түтәлләрне шулкадәр яхшы итеп, йомшартып әзерләп бирә иде, без инде җырлап чәчә идек. Дым киткәнче утыртырга кирәк, дип өйрәтте. Дымны мин кеше итеп күз алдыма китереп, тора да китә икән, аны тотып калырга кирәк икән дип уйлый идем...
Ә чәй эчү бездә зур йола ул. Монда мин Зәйнәб картәнием турында сөйләп узарга тиешмен. Әтиемнең әнисе – Зәйнәб картәнием башыбызга яулыклар ябындырып, урманнарга алып китә иде. Мин бик кечкенә идем әле. Үләннәр үскән урыннарга алып бара, шул җир ни өчен шулай аталган – тарихын сөйли, безне туган җир белән таныштыра. Шул таулар, калкулыклар буйлап йөртә иде. Ул һәрвакыт, бакчага чыккач та, урманга барса да, үләннәр белән сөйләшә иде, мөгаен аларның рөхсәтен алгандыр. Кечкенә, уңайлы гына кайчысы бар иде, шуның белән кисеп кенә, пөхтә итеп җыяр иде. Әле дә, мин үзем җыйганда ялгыш берәрсе тамыры белән чыкса, үземне кем алдындадыр гаепле тоям төсле.
Картәниемнең 3 бакчасы бар иде. Олы бакчада – яшелчә, бәләкәй бакчасында - җимеш агачлары, куаклары, өченче бакчасында шифалы үләннәр үсте. Ул йортта хәзер абыемнар яши, нигез сакланды. Урманнан үләннәрне тамыры белән казып алып, шул бакчасына утыртып үрчетә иде. Аның яраткан тәмле үләне әнис, ә җимешләрдән балан булды. Бездә дә шушы ачы җимешкә сөю тәрбияләде.
Аның чоланы тулы кипкән үлән иде. Минем иң истә калганы шул – анда балан, андыз, әнис исе барып керүгә танауга бәрелер иде. Ә бакчада нигә үстергәнме? Зәйнәб картәнием кешеләрне үләннәр белән дәвалаган. Аңа тәүлекнең кайсы вакытында да: “Зәйнәб апа, башым авырта, Зәйнәб апа, эчем авырта...”, дип ярдәм сорап керәләр иде. Ә картәниемнең даруханәсе бакчада гына... Аның ишеге дә бикләнеп тормады, бик якты күңелле кеше иде. Әтидә аның холкы иде, аннан миңа бирелгәндер. Мине “Зәйнәб карчык”, диләр авылда. Исемдә калганча, ул ачык йөзле, җор сүзле иде. Тез өстенә тезен куеп, мандолинада уйный иде. Яулыгының очын уратып, маңгай турына китереп, алга бәйләп куя иде. Без дә тиз генә бәйләп куйсак, әниебез: “Картәниегез кебек бәйләдегез”, дип елмая. Бу үзеннән-үзе шулай килеп чыга.
Картәнинең түгәрәк өстәле бар иде. Аңа бик күп кеше сыя икән ул! Без барабыз, башка балалары килә тора, утыра торабыз. Барыбыз да сыябыз! Шунда тәмле чәйләре, сыйлары...
Ә менә картәтине без күрмәдек. Афзал картәти сугыштан бер аяксыз булып кайткан. Колхоз рәисе, аннары бухгалтер булган. “Афзал абзый” бик таләпчән карт булган. Аның бүлмәсендә телефон торган. Шалтыратырга кирәк булса, аның янына керергә куркып торганнар, чөнки ул бик чиста, пөхтә кеше булган.
Афзал картәти интернат балаларына җир мәйданы биреп, үзләренә иген, яшелчә-җимеш үстерергә шартлар тудыруга ирешкән. Шушы реформаны керттергәннән соң, аның проектын башка районнарга да үрнәк итеп алганнар. Абруйлы гаилә булган. Ә Зәйнәб әбием бик юмарт булган. Үләннәр белән авылдашларына ярдәм иткән, бөтен нәселне үз мисалында тәрбияләгән, табигатьне яратырга өйрәткән. Бездә кычыткан да чүп үләне түгел, абыйларым аның белән мунчада чабыналар.
Картәниемнең файдалы үләннәр турында, укый-укый таушалып беткән, китаплары бар иде. Хәзер аларны мин укыйм.
– Ләйсән, син үләннәрнеңне “честные травы” дип исемләгәнсең. Сере нидә моның?
– Әйе, кайбер сатып алучылар да бу сорауны бирә? Ә ул болай
булды. Үләннәрне җыю, өйрәнү буенча әти күп киңәшләр бирде. Ул берничә эшне берьюлы эшли иде: печән чаба, шунда ук миндек сындыра, җиләк, үләннәр җыя. Безгә күчтәнәчкә юа алып кайта иде. Ул урман байлыкларын җыеп алып кайта, без аларны эшкәртеп куя идек.
Үләннәр белән кызыксынуымны күреп, әтием эшемне куәтләп алды. “Бу шөгыль бездә нәселдән килә. Җый, үләннәрне белеп җыйсаң, бар да дәва”, – диде. Санаулы вакытка ялга кайтканда мин тиз-тиз генә эшләп, күбрәк алып китәргә тырышам, монда аралыйм инде. Ә әти чиста итеп җыя. “Честно җый, тырышып җый”, – дия иде миңа. Менә шуннан “Зәйнәб” шифалы үләннәре – “честные травы” исемасты белән чыга – Әтием сүзе!
Быел 90 яшен тутырган Камилә картәнием минем – “контроль качества”. Мул куллы кеше буларак, үләннәрне мул тутыр, кешеләр яратып алсыннар, канәгать калсыннар, ди. Ул үләннәр җыеша. “Менә моннан 50 яфрак, моннан 90ны җыйдым, яфраклар кипте, кайтып ал”, – ди. Миңа ярдәмләшә. Кисешә, тутырыша, зур эшләремне белеп, фатихасын биреп, белешеп тора. Зәйнәб картинәй рухи көч бирсә, Камилә картинәй әле тормышта көч биреп тора. Юлдан ерак, уйдык урыннарны күрсәтә. “Юк, балам, монда тимибез, төпкә керәбез”, дип киңәшләрен сеңдергән ул.
“Шул үләннәр белән мин озак яшәдем”, ди, Камилә картәнием, югыйсә, ул буынга төшкән сынаулар...
– Уфада яшәп, бик мәшәкатьле бу эш – үләннәр белән шөгыльләнеп китәргә сиңа нәрсәдер этәргеч биргәндер бит?
– Бик могҗизалы булды аңа юл. 2020нче ел. Бервакыт кичке якка,нык авыраеп китеп, азга гына күзләремне йомып ятып тордым. Шунда төш күрдем: Зәйнәб картәнием кулымнан тотып үзенең үләннәр бакчасында йөртә. Әле – бер, әле икенче үлән янында тукталабыз. Картәнием миңа карый, мин аңа. Үләнне таныйм, әмма төшемдә әйтә алмыйм. Картәнием таләп итми, ары китәбез. Шул ук хәл кабатлана – беләм, әйтә алмыйм. Уянып киттем дә, Зәйнәб картәнием ни әйтергә теләде икән, әллә рөхсәт итмиме икән. “Өйрән!” дип әйтәме икән, дип уйлап яттым. Моны улыма әйттем. Мин сөйләгәннәр буенча компьютерда логотип эшли башлады. Ярты сәгатьләп узуга берничә төрлене язып бирде һәм мин шулар арасында төшемдә күргән язуны таныдым. Аннары Мәскәүдәге ахирәтем Алсу Каюмова, “ярдәм итә алсам, бик бәхетле булырмын”, дип, эшкә алынды. Мин нык сөендем. Һәм шул мизгелдә үлән чәйләрен популярлаштырырга карар кылдым. Мине моңарчы таныш булмаган бер энергия биләп алды. Картәнием шулай миңа фатихасын биргәндер. Шушы төш мине шушы юлга чыгарды.
Хәзер кая барсам да, үләннәрем үзем белән. Кешеләргә тәҡъдим итә башладым. Күргәзмәләрдә катнаша башладым.
Ә эш башлаганчы, үлән күчтәнәчәрен биреп, өлкән туганнарыма, үз уйларымны белдереп, рөхсәт сорадым мин. “Зәйнәб картәнием исеме белән сатмакчымын, сез ризамы?”, дидем. Барысы да шатланып риза булды. Шулай башладым, һәм иң тәү чиратта алар алдында җаваплылык тоеп эшлим.
Аннан китте күргәзмәләр. Башта Уфада булды алар. Казанда “Авыл эшкуралары- фермерлар” форумына чәйләрем белән чакырдылар. Төрлесеннән алып бардым. Ә анда Рөстәм Нургали улы да килгән иде. Өстәлләр буйлап танышып килә. Ә мине якташларым шул мизгелләрен фотога төшерергә сораганнар иде. Рәис инде минем өстәлләр янына җитеп килә, ә мин вәгъдәмне үтәп фотога төшерәм. Сүз биргәнсең икән, үтә, дип үстерделәр безне. Ә мин вәгъдә бирергә яратам. Аннары, ничек туры килсә дә, аны үтәргә кирәк бит. Шөкер, йөгереп килеп җиттем. “Гүзәл табигатьле Башкортстанның Миякә районында үскән тәмле һәм шифалы үләннәреннән әзерләгән чәйләрен авыз итегез”, димен. Бик яратты, икенчегә сорап алды(шуңа күрә бер партия үләннәрдә “Рәис тә ошатты”, дип язылган). Бу минем өчен зур сөенеч булды! Әтием! Белсәң! –дип сөендем. Шул минутта минем бик тә, бик тә Әтиемә шалтыратасым килде... Әрвахларга берни дә җибәреп булмый, бу шатлыкларым әтием, картәнием, барлык туганнарым рухына дога булып барсын дип теләдем.
Чәйләремне ничә мең кеше эчкәндер. Үләннәремне сатып алып бетерделәр. Бик күп яңа танышлар таптым. Киләчәккә, үсешкә күперләр салынды. Мин шуны аңладым: әгәр син сайлаган юл синеке икән – юллар җиңел ачыла. Мин үземне уратып алган, ярдәм кулы сузган кешеләргә нык рәхмәтлемен.
– Ләйсән, ә син бит врач булырга хыяллангансың. Урау юллар белән шуңа китеп барасың кебек.
– Балачакта мин педиатр булырга хыялландым. 9дан соң китеп,
укырга тиеш идем. Мәктәптә бер-береңә ияреп китү гадәте бар бит. Тизрәк үсәсе дә килгән булгандыр. Кечкенәдән үк кешеләргә ярдәм итәргә, балалар турында кайгыртырга һәм аларга сәламәтлек бүләк итәргә теләдем. Тормыш юлында һәр танышу, һәр очрашу мине кеше буларак формалаштырды, тәҗрибәмне баетты. Вакытлар узу белән минем врач булу теләгем шифалы үләннәр дөньясын ачарга ярдәм итте. Хәзер мин аңлыйм, кешеләргә төрлечә ярдәм итеп була. Үләннәрне
өйрәнү һәм куллану аша мин барыбызны да сәламәтләндерергә омтылам. Сезнең һәрберегезнең табигать көчен һәм шифалы үләннәрне үз сәламәтлеген саклап калу өчен куллануын ихлас күңелдән телим. Сәламәт тәндә һәрвакыт сәламәт рух бит!
Мин һәр эшемене яратып эшлим. 11 ел Уфа “Нур” татар дәүләт театрында реклама һәм пиар бүлегендә яратып, җанымны биреп эшләдем. Үләннәр янәшә барды. Вакытым булганда үләннәргә алына килдем.
Инде бу эшемә юл бирдем һәм ул ургылып чыкты. Беренче адымны ясыйсың икән, ниятең чиста икән – юллары ачыла.
Үлән чәйләре миндә генә тукталып калмас, димен. Кечкенә кызым Сара да чәй әзерли, үләннәр ясый. “Зәйнәб” исемле рестораны “бар” инде аның. Гаиләм миңа нык ярдәм итә. Улым Алимның, аеруча, яшьләрчә фикерләү, акыл, тоемлау, интернет киңлекләрен яхшы аңлавы аша зур ярдәмен тоям. Сүзсез дә аңлый торган кешем – партнер ул.
Иң яхшы тәрбия ул – үз үрнәгең! Сара да миннән күреп өйрәнә. Ул әле рәсемнәр төшерергә ярата. Үләннәр турында белем биреп калдырачакмын, алар аны беләчәкләр. Әле дә күргәзмәләргә, сатуга чыкканда кисәләр, тутырышалар, наклейкаларын ябыштыралар.
– Ләйсән, тагын нинди форматта үсешне планлаштырасың, өстәмә белем каян килә?
– БДАУда “фермерлар мәктәбе”н тәмамлап, диплом алдым.
Фитотерапия буенча да укырга җыенам. Диплом, сертификтың булса, ул икенче инде, ышаныч та, белем дә арта. Белемемне арттырырга тырышам. Кайда нинди грантлар, субсидияләр бар, белешәм. Презентацияләргә йөрим, яшьләр янына “Татарча фатирник”ка бардым. Яшьләр үлән чәйләрен бик яратты. Әбиләрен искә алдылар. Үзем дә һәр чорашудан файда алып кайтам.
"ZAMAN" ресторанында “Гаилә елы”на багышлап ай саен бер
тематика буенча очрашулар уздырам. Казанда “Печән базарында” катнаштык. Анда гаиләбез белән бардык. Бик күп үләннәр алып бардык. Машинабызда урын калмагач, иң зур самавырымны кочаклап бардым. Ул искиткеч чара булды. Бик күп, бөтен Русиядән, чит илләрдән дә килгән кунаклар безнең Башкортстан үләннәреннән чәйләр авыз итте. “Татар чәе” онлайн конкурсында катнашып, 3нче урын алдым. Анда, картәниемә багышлап эссе да яздым. Шуны да исәпкә алганнардыр.
Форумнарда, күргәзмәләрдә катнашам. 2021нче елдан эш башладым. Беренче конкурста, ул “Гриубшинский чайный фестиваль” иде, Әтием үлгәч, кәефем юк иде. Дусларыма рәхмәт, минем исемә төшереп, анда җибәрделәр. Иң төп үәннәр белегече Гордеев абый белән таныштык, ул мине таныды, чәйләремне эчте, зур бәя бирде. Безнең туган көннәребез дә бер көнне икән. Үзенә укырга чакырды. Чәйләремне үзенең кибетенә куярга тәкъдим итте!
Тормышта әллә нинди могҗизалар була икән. Әтием Зубовога бакчама мәтрүшкә китереп утырткан иде. Ул аны юлга чыгар алдыннан гына Олы акланнан төбе белән алып кайткан иде. Китереп утыртты, күп итеп су сибәргә кушты. Ул мелисса белән янәшә утыра иде. Беренче елны мәтрүшкә булып үсте. Икенче елны бер тамырдан кушылып, әллә нинди тәмле үлән үсеп чыкты. Табигый селекция могҗизасы! Ул шулкадәр тәмле үлән. “Печән базары”на да, Грибушинский фестиваленә дә алып бардым аны, Гордеевка ошады. Аңа да бу тарихны сөйләдем. Яңа сорт барлыкка килде!
Үзем җыйган үләннәргә мин ышанам. Шулай ук белеп җыя торган кешеләрне дә таба башладым. Туган авылымда мәктәбем – укытучылары, укучылар, авылдашларым минем бу эшемне хуплап күтәреп алды. Практика узган балалар чип-чиста итеп шифалы үләннәр җыеп алып килде. Алдагы сезонда үзебез дә тырышырбыз, туган якны, табигатьне яклаучы, саклаучы дусларым да безгә кушылыр.
“Фермерлар мәктәбе”ндә бергә укыган дуслар белән кулланучыларга тәмле, шифалы, экологик чиста дәва әзерлибез. Анда кайнатмалар да, кабаклардан чәйгә тәмләткеч – цукатлар, җимеш каклары да бар.
"Зәйнәб" бренды һәм шифалы үләннәре турында “сарафанлы радио” хәбәрне тиз тарата. Әллә кайсы шәһәрләргә, чит илләргә дә алып китәләр инде. Хәзер Җир шары картасын элеп, "Зәйнәб" үлән чәйләренең кайларга барып җитүен билгеләп барырга уйлыйм. Кечкенә Әнәч авылы урман-кырларында үскән үләннәр Африкага, Швециягә, Белоруссиягә дә барып җитте инде.
– Ләйсән, бу шөгылең нигезендә нинди рухи ният ята?
шул кыйммәтне дә бүләк итәсем килә – туган якларын, балачак тәмен, әти-әниләрен искә төшерер алар.
- Чәйне дә эчә белергә кирәк шул. Ләйсән, соклануга чорналган рәхмәтем сиңа! Бу изге гамәлләрең киләчәк буыннарга да шифа булып барып җитсен. “Зәйнәб” шифалы үләннәре кешеләргә туган як турында исләренә төшереп, чакырып торсын. Ә эшләрең гөрләп барсын!.