Белем учакларында Икмәк атналыгы дәвам итә.
Бүген Югары Яркәй авылында гадәти булмаганча күңелле һәм бәрәкәтле бәйрәм үтте. Бүген Яркәй икмәк бәйрәмен уздырып, зәвыклы, иҗатка чорналган күңел ачу үзәгенә әверелде.
Бәйрәм кысаларында Югары Яркәй авылының үзәк мәйданында зур көзге ярминкә оештырылды. Ярминкәне район мәдәният сарае артистларының күңелле җырлары һәм чыгышлары бизәде. Бәйрәмдә уңганлыкка ярыш та оештырылды. Иң матур һәм затлы икмәк ризыгын пешергән уңганнар “Чия” пекарня-кибете кызлары булып чыкты, алар (шушы материалга беркетелгән фотосурәттә) күмәч пешереп, 1 урынга лаек булды.
Шул ук вакытта, Илеш районы гомуми белем бирү учреждениеләрендә икмәк атналыгы кысаларындагы чаралар дәвам итүен дә ассызыкларга кирәк.
Мәктәпләрдә сыйныф сәгатьләре, районның хөрмәтле, тормышлары икмәк белән тыгыз бәйләнгән кешеләр белән очрашулар уза.
Югары Яркәй авылының 1 нче гимназиясендә "Икмәк-барысына да баш" дигән очрашу узды. Чара укучыларда икмәк үстерү процессы турында тулы күзаллау формалаштыруга, икмәккә, аны үстерүче кешеләрнең хезмәтенә сакчыл караш тәрбияләүгә юнәлтелгән иде. Кунаклар икмәк турындагы мавыктыргыч тарихлар белән уртаклаштылар, икмәк безнең өстәлгә килеп эләксен өчен кешеләрнең күпме хезмәт куюлары турында сөйләделәр.
Ни өчен Илеш районың икмәк төбәге дип атаулары турында күп истәлекләр яңгырады бу көннәрдә.
Югары Яркәй авылының 4 нче урта мәктәбендә Шәяхмәтов Илдар Тимергасим улы катнашлыгында тирән эчтәлекле чара оештырылды.
Кадыйр урта мәктәбендә ветераннар һәм авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре белән очрашу узды. Флүр Мирзанур улы Нәбиев укучыларга баш агроном эше турында сөйләде. Механизаторлар Мирзалиф Закиров һәм Иршат Нигъмәтуллин төрле авыл хуҗалыгы машиналары турында сөйләделәр.
Дөмәй авылының А. Абдуллин исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбендә узган чарада авыл игенчеләре, механизаторлар катнашлыгында «Икмәк-һәрнәрсәгә баш» дигән бердәм сыйныф сәгате үтте. Чара барышында балалар икмәкнең барлыкка килү тарихы, шулай ук әлеге темага бәйле мавыктыргыч фактлар белән танышты.
Базытамак урта мәктәбендә «Икмәк— тормыш нигезе» темасына багышланган фәһеммле чара узды.
Бу чаралар укучыларда икмәккә, аны тире белән табучы уңган авыл хуҗалыгы эшчәннәре, игенчеләргә, төрле һөнәр ияләренә карата хөрмәт тәрбияләүдә нәтиҗәле булды дип әйтә алабыздыр,