Вакыт үтү белән теләсә нинди йорт иске әйберләр складына әверелә. Психологлар моны үзгәрешләр алдыннан була торган курку хисе белән аңлата.
Күпләр йорттагыларга күптән инде хезмәт итүдән туктаган әйберләрне ташларга батырчылык итми. Бу бигрәк тә өлкән яшьтәгеләргә кагыла. Алар алдагы көннәрдә үзләренә кирәк булмаячак әйберләрне җыялар да, җыялар...
Бу җәһәттән яшьләр белән эшләр җиңелрәк тора. Ләкин аларның да күбесе кирәкмәгән әйберләр белән хушлашырга теләмиләр. Моны бер генә нәрсә белән аңлатып була – “бәлки, кирәге чыгар” дип уйлый алар.
Шулай итеп, кирәкмәгән әйберләрдән торган чүплек зурайганнан зурая бара. Мондый чүп-чарның бер өлеше гаражга, келәткә, дачага күчә, ләкин ташланмый. Барлык куркуларны һәм хорафатларны җиңәргә һәм иске әйберләрдән котылырга кирәк. Җыелып ятмасын өчен, елына бер тапкыр нәрсәләрдән котылырга кирәклеген төгәл аңларга кирәк. Шулай итеп, нәрсәләрдән котыла башлыйбыз:
Йортыгыз чиста-пөхтә, уңайлы, күңелгә рәхәтлек бирә торган күркәм йорт булсын!