Бүген дөньякүләм танылган кабатланмас сугышчы һәм кино актеры Брюс Линың туган көне.
Ул 1940 елда Гонконг актер-комигы булып эшләгән әтисе гастрольгә килгән Сан-Францискода туган.
Балачактан ук малай артист булып үскән. Беренче тапкыр кинода сабый чагында ук төшкән. 50 нче еллар ахырына кечкенә актерның үз фильмографиясе булган инде, әмма рольләре зур түгел. Кинода төшүдән тыш ул спорт һәм бию белән кызыксынган. 1959 елда Брюс ча-ча-ча биюе буенча Гонконг чемпионы исеме алган.
Сугышчан сәнгать белән сәләтле егетне атаклы Кытай остасы Ип Ман таныштыра. Ул Брюсны вин-чун сәнгатенә өйрәтә. Соңрак Ли үзенең шәхси көрәш стилен – «джиткундо» ны уйлап таба, бер уңайдан дзюдо, джиу-джитсу һәм боксны үзләштерә.
Брюс Линың феноменаль тизлеккә һәм куәткә ия булуы билгеле. Ул һавага берничә бөртек дөге ыргыта һәм аларны очыш вакытында ашый торган таякчыклар белән тотып ала алган. Брюс, ике бармагын гына кулланып, идәннән отжимание ясаган. Газировкалы калай банкаларны бармагы белән үтәли тишкән. Ян-яктан тибеп 136 килограммлы капчыкны түшәмгә бәрә алган. Ул урыннан биеклеккә өч метрга сикергән. Болар кеше өчен мөмкин түгел кебек. Әмма Брюс Ли мөмкин булуын исбатлаган!
Фото: Bruce Lee poster.