Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
25 ноябрь 2024, 10:37

АКШ мәктәпләре безнекеннән ни белән аерыла?

Биредәге мәктәпләрдә укучылар һәм укытучылар арасындагы мөнәсәбәтләр, Русиядәгегә караганда, күпкә кискенрәк тора икән.

   Мәгълүматларга күз салсак, АКШның һәр тугызынчы укытучысы укучылар һөҗүменә дучар була. Чөнки өлкән сыйныфларда укучыларның һәр бишенчесе мәктәпкә буш кул белән килми: пычак яки пәке, резина чукмар яки ату коралы белән коралланган була.

   Ләкин АКШ мәктәпләрендә тәртип бозу һич тә җәзасыз калмый: Иң кечкенә җәза – директорга чакырту. Бу бик тә каты чара санала, укучылар моннан бик курка. Аннан кала – бер-ике көннән алып берничә айга кадәр мәктәптән куу. Ә артык кызу канлы укучы укытучыга яный-фәлән калса, шунда ук полиция чакыртыла. Үсмер берничә көнгә кулга алына, ә аның ата-анасы штраф түләргә мәҗбүр була.

   Фото: pedsovet.org

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: