Болар кызыклы!
24 ноябрь 2024, 09:54

Башкортстанда Русия-Казахстан форумы өчен Гигант урама ясауга керештеләр

Русия һәм Казахстанның XX Төбәкара хезмәттәшлек форумында бер мәйданчыкта ашалган урамнар саны буенча рекорд куярга планлаштыралар. Красноусол кулинарлары, БР Кулинарлары, рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе әгъзалары Зифа Топычканова, Динә Платонова һәм Минзәлә Исхакова үзенең зурлыгы һәм авырлыгы белән кунакларны таң калдырачак милли татлы ризык әзерләүгә керештеләр.    

Башкортстанда Русия-Казахстан форумы өчен Гигант урама ясауга керештеләрБашкортстанда Русия-Казахстан форумы өчен Гигант урама ясауга керештеләр
Башкортстанда Русия-Казахстан форумы өчен Гигант урама ясауга керештеләр

Урама — башкорт, татар һәм үзбәк кухнясы ашамлыгы, ул спиральгә төрелгән, майда кыздырылган камырның нечкә кисәкләреннән гыйбарәт. Традиция буенча урам теләсә нинди бәйрәм өстәленең бизәге булып санала.

Бәйрәм урамалары композициясен Башкортстан Республикасы флагы төсләрендә эшләмәкчеләр. Аны Русия һәм Казахстанның ХХ Төбәкара хезмәттәшлек форумы гастрофестивале мәйданчыгында тәкъдим итәргә җыеналар. Аның биеклеге 2,5 метр, ә авырлыгы 200 килограммнан артык. Ризыкны теләгән һәркем татып карый алачак.

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Фото: https://russia-and-kazakhstan-forum.com.

Башкортстанда Русия-Казахстан форумы өчен Гигант урама ясауга керештеләр
Башкортстанда Русия-Казахстан форумы өчен Гигант урама ясауга керештеләр
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас