Болар кызыклы!
24 ноябрь 2024, 04:05

Бүгенге көн нинди булыр? Йолдызнамәне укып белик!

Бүгенгесе көн белән яшәгез! Иртәгәне көтеп, бүгенгесен кулдан ычкындыруыгыз ихтимал.

Бүгенге көн нинди булыр? Йолдызнамәне укып белик!Бүгенге көн нинди булыр? Йолдызнамәне укып белик!
Бүгенге көн нинди булыр? Йолдызнамәне укып белик!

Кучкар (21 март – 20 апрель) Гашыйк булсагыз, хисләрегезне күрсәтергә курыкмагыз. Интуициягезгә ышаныгыз.

 

Үгезбозау (21 апрель – 20 май) Энергиягез ташып тора, ләкин алны-ялны белмичә эшләү иммунитетыгызны какшатырга мөмкин. Ял итегез инде бераз!

 

Игезәкләр (21 май – 21 июнь) Әгәр бөтен нәрсәне ташлап, тормышыгызны яңача башлыйсыгыз килә икән, башлагыз! Нәрсә көтәсез?

 

Кысла (22 июнь – 22 июль) Үзегезне ничек бар, шулай кабул итегез! Хисләрегезне күрсәтүдән оялмагыз, әйтәсе сүзегезне курыкмый әйтегез.

Арыслан (23 июль – 23 август) Бөтен эшне үз өстегезгә өймәгез! Матди ягыгызны яхшыртырга теләсәгез, хезмәттәшлеккә игътибар итегез.

Кыз (24 август – 23 сентябрь) Бурычка акча алмагыз! Иң яхшысы акчагызны әрәм-шәрәм итмәү, җыеп бару.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь) Сезгә нәрсә мөһимрәк – бәхәстә җиңүче булып чыгумы әллә бәхетле булумы? Уйлагыз!

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь) Вакыйгаларны ашыктырмагыз! Бер авызыгыз пешкән бит инде, эреп кабарга тырышыгыз.

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь) Тәнкыйтьләүдән һәм боерык бирүдән туктагыз! Менә шул чакта гаиләгездә гармония хөкем сөрер. 

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар) Бар ишеткән сүзгә дә ышанмагыз инде! Хәтта иң ышанычлы кешеләр дә ялгышырга мөмкин бит.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль) Бүгенгесе көн белән яшәгез! Иртәгәне көтеп, бүгенгесен кулдан ычкындыруыгыз ихтимал.

Балык (19 февраль – 20 март) Сезне илһамландыра торган эш көтә! Әмма, башта искедән котылыгыз, шулчак күңелле үзгәрешләр башланыр.

Фото: radioromantika.ru.

 

Бүгенге көн нинди булыр? Йолдызнамәне укып белик!
Бүгенге көн нинди булыр? Йолдызнамәне укып белик!
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас