Лондонда дөньядагы иң озын һәм иң кечкенә буйлы хатын-кызлар очрашкан. Төркиядән "айтишник" һәм Һиндстаннан блогер-актриса, сөйләшә-сөйләшә, чәй эчкән.
Төркиядән 27 яшьлек Румейс Гели дөньяның иң озын буйлы хатын-кызы итеп танылган. Аның озынлыгы - 215,16 сантиметр. Кызга Уивер синдромы дигән сирәк очраучы диагноз куелган. Бу чир кешенең буй үсешен тизләтә һәм сөякләрен деформацияли. Тарихта мондый аномалиянең 27 очрагы гына билгеле. Төркиядә Гели - мондый диагноз куелган бердәнбер хатын-кыз заты. Скелет деформацияләнүе аркасындаа кыз инвалид коляскасында йөрергә мәҗбүр, аңа мөстәкыйль рәвештә аякларында басып торуы бик авыр.
Дөньядагы иң кечкенә хатын-кыз Һиндстаннан 30 яшьлек Джоти Амджиның буе нибары 62,7 сантиметр. Аның диагнозы- ахондроплазия. Уймак зурлыгындагы гына һәм бала тавышлы булу Амджига популяр блогер һәм актриса булырга комачауламаган. Күптән түгел ул "Америка мәхшәрләре тарихы" сериалында төшкән.
Очрашу Гиннеслар рекордлар китабының беренче мәгълүматы басылуының 70 еллыгына багышланган. Әйткәндәй, бу исемлеккә планетаның иң озын буйлы ир-егете, Төркиядән Солтан Косен да кергән. Шулай итеп, дөньяның иң озын буйлы хатын-кызы да, ир-егете дә Төркиядән икән.
Фото: Guinness World Records