Хөкүмәттә төбәктә ясалма интеллект технологияләрен куллану турында фикер алыштылар.
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры вазифаларын башкаручы Андрей Назаров рәислегендә узган төбәк Хөкүмәте утырышында «Санлы икътисад» гомумдәүләт проекты бурычлары нигезендә ясалма интеллект технологияләрен куллану мәсьәләсе буенча фикер алыштылар.
– Ясалма интеллект дәүләт идарәсенең күп кенә аспектларын яхшырту өчен гаять зур потенциалга ия һәм дәүләт секторының нәтиҗәлелеген һәм гражданнарыбызга күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын күтәрүдә мөһим инструмент була ала. Русия Хөкүмәте каршындагы ясалма интеллектны үстерү милли үзәгенең аналитик докладына караганда, узган ел нәтиҗәләре буенча республика әлеге технологияне үстерү һәм куллану өчен кадрлар белән тәэмин ителеш буенча 5 нче урында тора.
Шулай ук без ясалма интеллектны дәүләт секторының төбәк системаларында куллану буенча 5 позициядә торабыз. Шул ук вакытта барлык карарлар да диярлек – үзебезнеке, – дип ачыклык кертте Хөкүмәт Премьер-министры вазифаларын башкаручы Андрей Назаров.
Традицион ясалма интеллект системаларын кертү белән беррәттән, хезмәт җитештерүчәнлеген һәм дәүләт органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттырырга, уңай социаль нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә торган яңа юнәлешләр ачылды. Башкортстанда төрле өлкәләрдә һәм төрле формаларда актив кулланыла, шул исәптән тавыш ярдәмчеләре, видеокүзәтү камералары.
Башкортстанда 2023 ел ахырыннан республика сәламәтлек саклау министрлыгы контакт-үзәгенең бердәм «122» номерында 9 төрле сценарийлы тавыш ярдәмчесе кертелде. Агымдагы елның 10 аенда әлеге линия буенча өч миллионга якын шалтырату кергән, аларның 25% робот эшкәрткән. Ясалма акыл республика юлларында транспорт иминлеген тәэмин итү өчен актив кулланыла