Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
15 ноябрь , 11:53

Ноябрьнең иң яхшы вакансиясендә Уфада аена 160 мең сум тәкъдим итәләр

"SuperJob" сервисы Русиянең иң эре шәһәрләрендәге 112 мең вакансияне анализлаган һәм агымдагы елның ноябрь башына иң югары түләнә торган тәкъдимнәрне сайлап алган.

Ноябрьнең топ вакансияләре Уфада түбәндәгечә күренә:

1. Тимер-бетон әйберләр җитештерү. Тәкъдим ителгән хезмәт хакы аена 160 мең сумнан.

2. Тепловоз машинисты. Тәкъдим ителгән хезмәт хакы аена 140-175 мең сум.

3. Кәрәзле телефоннар сату компаниясендә. Тәкъдим ителгән хезмәт хакы аена 129 мең сумнан.

4. Автозапчастьлар сату буенча менеджер. Тәкъдим ителгән хезмәт хакы аена 120 мең сумнан.

5.Инженер-геолог (проект документациясен эшләү һәм сәнәгать объектларына экспертиза үткәрү). Тәкъдим ителгән хезмәт хакы аена 100 мең сумнан.

Чагыштыру өчен, Чиләбедә бу айның иң яхшы вакансиясендә аена хезмәт хакы 350 мең сумнан (баш табиб) тәкъдим итәләр; Казанда – аена 150 мең сумнан (җитештерү башлыгы); Мәскәүдә – аена 600 мең сумнан (гинеколог-репродуктолог).

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: