Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
15 ноябрь , 13:10

Елан елы килә

Бер яктан, ул зирәклек һәм тынычлык символы булып санала, икенче яктан аңа мәкерлелек һәм хәйләкәрлек хас диләр.

Елан елы килә
Елан елы килә

Еланның һәрвакыт уңай һәм тискәре сыйфатлары булган. Бер яктан, ул зирәклек һәм тынычлык символы булып санала, икенче яктан — мәкерлелек һәм хәйләкәрлек. Борынгы заманда кешеләр әлеге горур рептилияләр төрле дөнья үлчәме арасында сәяхәт итәргә һәм киләчәкне белергә сәләтле дип санаган. Шулай булгач, киләсе елда күп мөмкинлекләр ачылыр, күп нәрсәгә ирешә алырга буладыр.

2025 елда Аждаһаны яшел агач Елан алмаштырачак — иң тынычлык сөюче җан иясе. Аңа магнетизм, тапкырлык, хислелек һәм тынычлык хас, ә усаллык, агрессия һәм икейөзлелек аңа хас түгел. Һәм киләсе ел яхшы өметләрне генә акласын өчен, бераз нәзакәтле ерткычка охшарга кирәк. Эшләрдә ашыкмаска кирәк — елланр да озак хәрәкәтсез ятарга һәм бер мизгелдә төгәл һәм тиз ыргы ясарга мөмкин. Сезгә дә кирәкмәгән ыгы-зыгыдан качарга һәм үзегезнең гамәлләрегезне җентекләп уйларга кирәк. Якыннарыгызга нәрсә әйтүегезгә аеруча игътибарлы булу мөһим -сезнең сүзләрегез аларны бик нык «чагарга» мөмкин, хәтта сез берәүне дә рәнҗетергә теләмичә, уйламыйча әйтсәгез дә...

Шуны да онытмагыз: еланнарга иске кабыгыннан котылу хас. Димәк, иске проблемаларны ташлап, киләсе елга “яңартылган килеш” керергә кирәк. Шул ук хәл сезнең тышкы кыяфәтегезгә дә кагыла - әгәр 2025 елда сез яшәрүгә курс алсагыз, процедуралар файдага гына барачак.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: