Казны үстерергә дә, аның ите белән сыйланырга да ярата безнең халык.
Күпләр бүген инде эре токымлы казлар асрауны хуп күрә. Чөнки аларны үстерү дә ансатрак, табышы да зуррак. “Гадәттә, казлар сирәгрәк авырый, үстерү өчен катлаулы шартлар тудыру кирәкми, тиз вакыт эчендә зур масса җыюга сәләтле була”, ди каз бизнесы белән шөгыльләнүчеләр бу уңайдан. Шаккатмалы: 4-5 ай эчендә 8-9 кг. авырлыкка җиткән токымнар да була икән.
Эре казларны кечкенә яки уртача зурлыктагы казларны асраган кебек үк тәрбиялиләр, тик менә алар өчен киңлек, асрар урынның зур мәйданлы булуы кирәк.
Гадәттә, Линдовские, “Холмогорские”, “Губернаторские”, “Кубанские серые”, “Мамут” дип аталган токымнарга сорау зур була икән.
Фото: Башинформ.