Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
2 ноябрь , 21:15

Ул теге дөньяда булып кайткан

Сезнең арада андый  кешеләр бармы?

Ул теге дөньяда булып кайткан
Ул теге дөньяда булып кайткан

Сезнең арада андый  кешеләр бармы?

 

Америкада бер ханым яшәү белән үлем арасында булып алган.

Бу халәт 11 минут дәвам иткән. Шул вакыт аралыгында ул әллә ниләр күреп йлгергзн, кыскасы, теге дөньяга барып кайткан. Аннары ул ниләр күргәнен сөйләгән һәм бу хакта « Московский комсомолец» язып чыккан.

2019 елны булган бу хәл. 68 яшьлек Шарлотта Холмс кардиологта план буенча тикшеренү узган. Шул вакыт аның кинәт кенә кан басымы күтәрелгән. Табиблар бу халәтен  чираттагы инсульт яки йөрәк өянәге дип аңлаган. Табиблар ярдәмгә ашыга, ире дә шунда була, хатынының исәнлеге өчен борчылып тора.

Хәле начарлана барган хатын күз алдында булган хәлләрне сөйли башлый. Менә ул чәчәкләр турында әйтә. Ире  бүлмәдә чәчәк булмавын абайлап ала, шикләнеп кала.

«Шул вакытта мин сөеклемнең икенче дөньяда булуын аңладым», – ди ул.

Хатыны 11 минутка сузылган клиник үлем кичерә.

Шарлотта сүзләренчә, бу вакытта ул табибларның үзен реанимацияләргә маташуны күктән күзәтеп тора.

«Мин бик матур чәчәкләрнең хуш исен сиздем, аннары музыка ишеттем», – ди ул.

Ул үзен бик матур мохиттә итеп тоя. Аннары аны фәрештәләр төркеме теге дөньяга эчкәрәк алып керә, тик анда ул бер дә курыкмый. Ул әнисен, әтисен, апасын, артында басып торган гаилә әгъзаларын күрә, аларга 30 яшь чамасы була. Шарлотта яңа туган сабыйны күрүен, аны күреп кыенсынуын сөйли. Өстәге тавыш аны 5 айлык чакта югалткан баласы булуын әйтә.

Аннары аны әле генә ләззәт кичергән җәннәткә капма-каршы булган урынга алып китүләрен әйтә. Тәмугта ул черегән гәүдә исен тоя. Тавыш аңа үз юлын үзгәртмәгән кешеләр шушында булачагын аңлата.

Шуннан соң Шарлотта үзен кабат гәүдәсенә «суырып керткәннәрен» сизә, бу вакытта ире күзе тартылып китүен күреп ала. Шарлотта 2 атнадан савыгып хастаханәдән чыга.

 Менә  шундый кешеләрне бер күреп сөйләшсәң иде ул...

Фото: kamalteatr.ru

 

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: