Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
2 ноябрь , 12:22

Студентлар көлә!

Студентлар- ул иң кыйммәтле, әмма балансында беркайчан да акча булмаган телефон хуҗалары.

Студентлар көлә!
Студентлар көлә!

Студентлар- ул иң кыйммәтле, әмма балансында беркайчан да акча булмаган телефон хуҗалары.

**

Ике укытучы деканат янында басып, мактанып торалар икән:

Әгәр мин имтиханда бер генә “4”ле куйсам, тулы бер төркем мине кулында күтәреп йөртәчәк.

-Әгәр мин бер генә  “3”ле булса да куйсам, минем бөтен курс күтәреп йөртәчәк.

Шулвакыт болар яныннан декан үтеп бара икән.

-Әгәр хәзер мин сезне эшегездән бушатсам, мине бөтен факультет күтәреп йөртәчәк!

**

Студентларның иң зур ялганы: кулланылган әдәбият исемлеге.

**

Студент лекциядән китәргә рөхсәт сораганда укытучыга иң мөһиме ул рөхсәтне биреп өлгерү.

**

Кәттә егет вахтер яныннан үтеп бара.

-Тәти егет, кем янына кереп барасың?

Егет:

-Бу уңайдан сезнең тәкъдимнәрне тыңлап үтү дә артык булмас иде.

**

Хатын-кызлар тулай торагы вахтеры Антонина Павловна эш урынында йоклап китеп кенә дә илдәге демографик хәлне яхшырта ала.

**

Синең соравыңа философ җавап биргәндә, сорауның мәгънәсе онытыла инде ул.

**

Медицина университеты студенты түбән билге алуына ризасызлык белдерә:

-Профессор, мин сезнең бөтен лекцияләрегезгә йөрдем, барлык методик әсбапларны укып чыктым, практик эшләрне эшләдем!

-Гафу итегез, яшь кеше, әмма мин сугышкан чакта безнең гарнизонда бер ишәк бар иде. Бөтен сугышны үтте ул безнең белән, иң авыр һәм мөһим алышларда аркасында снарядлар ташыды, әмма... сугышны барыбер ишәк булып тәмамлады. 

**

Кеше сорауга сорау белән җавап бирә икән: ул я яһүд, я имтихан тапшыручы студент.

**

Студент игъланы:

“Ябыгырга булышам: сезнең төшке һәм кичке ашыгызны бушлай ашыйм!”

**

Имтихан алдыннан. Укытучы:

-Борчылмагыз. Барыгыз да уңай билге алачак.

-“Уңай” ул ничек?

-Нульдән күбрәк.

**

Ничек уйлыйсыз: Яндексның өченче юлында килеп чыккан курс эшен сатып алып тапшыру акыллы гамәлме?

**

Студентка өйләнергә ярамый- ул хайванга әйләнә. Хатынын карамаса- мөгезе, укуын карамаса – койрыгы үсәчәк. Әгәр тегесен дә, монысын да карарга тырышса, тояклары кәнкәячәк.

**

-Галиев, сез укуга карата шундый битарафлык күрсәтәсез, әйтерсең сездә тумыштан аютабанлылык!

**

Бер студент имтиханнан чыга.

-Я, ничек? Тапшырдыңмы?

-Тапшырдым бугай инде.

-Нәрсә сорады?

-Әллә тагын. Инглизчә сорады бит ул.

 

Фото: mon.tatarstan.ru

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: