Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
1 ноябрь , 11:05

Ноябрьгә кердек

Нинди көннәрдә магнит давыллары көтелә? Алдан белеп тору хәерлерәктер.

Ноябрь
Ноябрь

 

1 – Суд приставлары көне.

Шагыйрь Рәшит Назаровның (Назаров Рәшит Сәетбаттал улы) тууына – 80 ел (1944-2006).

2 – Русия халыклары хокуклары декларациясен кабул итү көне (1917).

Бөтендөнья ирләр көне.

Шагыйрь, прозаик Нур (Нурулла) Әхияр улы Гайсинның тууына – 110 ел (1914–1995).

4 – Халыклар бердәмлеге көне.

5 – Хәрби разведчиклар көне.

М.А. Нестеров исемендәге Башкорт дәүләт сәнгать музеена нигез салынуга – 105 ел (1919)

7 – Мәскәү шәһәрендә Кызыл мәйданда Бөек Октябрь социалистик революциясенең егерме дүртенче еллыгы уңаеннан хәрби парад уздыру көне (1941).

1917 елгы Октябрь революциясе көне.

8 – Русия Федерациясе эчке эшләр органнарының хезмәт бурычларын үтәгәндә һәлак булган хезмәткәрләрен искә алу көне.

9 – Халыкара фән һәм дөнья атналыгы.

Халыкара фашизмга, расизмга һәм антисемитизмга каршы көн.

Халыкара атом-төшкә каршы акцияләр көне.

10 – Русия Федерациясе эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне.

Бөтендөнья яшьләр көне.

Халыкара бухгалтерия көне.

11 – Икътисадчылар көне.

Хәрби пенсионерлар көне.

Бөтендөнья шопинг көне.

12 – Башкортстан Республикасының профсоюз хезмәткәрләре көне.

Куркынычсызлык буенча белгеч көне.

Бөтендөнья пневмониягә каршы көрәш көне.

13 – РФ РФ Оборона министрлыгының радиация, химик һәм биологик яклау гаскәрләре көне.

РФ Кораллы Көчләренең дәүләт серен саклау хезмәте көне.

Бөтендөнья игелеклелек, яхшылык көне.

14 – Социологлар көне.

Бөтендөнья диабет белән көрәш көне.

Бөтендөнья сыйфат көне.

15 – Оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш бүлекчәләрен төзү көне.

Икенчел эшкәртү көне.

Бөтенрусия хәрби хезмәткә чакырылу көне.

16 –Бөтенрусия проектлаучылар көне.

17 – Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне.

Халыкара студентлар көне.

18 – Кыш Бабайның туган көне.

19 – Ракета гаскәрләре һәм артиллерия көне.

Пыяла сәнәгате хезмәткәрләре көне.

20 – Транспорт хезмәткәрләре көне.

Бөтендөнья балалар көне.

21 – Хәрби ант көне.

Русия Федерациясенең салым органнары хезмәткәрләре көне.

Бөтендөнья сәламләү көне.

Бөтендөнья телевидение көне.

Бөтендөнья философия көне.

Халыкара тәмәкедән баш тарту көне.

22 – Психологлар көне.

Уллар көне.

23 – Артист, актер, З.Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты доценты, РФ һәм РБ халык артисты Үтәшев Хөрмәтулла Газзәл улына – 65 яшь (1959).

24 – Әниләр көне.

25 – Хатын-кызларга карата көч куллануны бетерү өчен халыкара көрәш көне.

26 – Бөтендөнья мәгълүмат көне.

27 – Диңгез пехотасы көне.

Композитор, РБның атказанган сәнгать эшлеклесе Хисамутдинов Илдар Изил улына – 65 яшь (1959).

29 – Башкортостан автономиясен игълан итү көне – Русия дәүләтенең федератив өлеше буларак Башкортстанның территориаль-милли автономиясе барлыкка килү көне (1917).

30 – Химик корал куллануның барлык корбаннарын искә алу көне.

Бөтендөнья йорт хайваннары көне.

Халыкара мәгълүматны яклау көне.

 

Уңышлы көннәр

Хирургик операцияләр өчен: 2, 6, 7, 14, 15, 25, 28, 29.

Тешне алдыру өчен: 19, 25-28.

Теш дәвалау, пломба куйдыру өчен: 7-18.

Авырга узу өчен: 3, 5, 12, 29.

Чәч кисү, буяу өчен: 3, 5-7, 20-23, 25, 28, 30.

Автомобиль яки торак сатып алу өчен: 2, 10, 11-16, 20-23, 25, 26, 29.

Сәяхәт, ял итү өчен: 5-7, 17.

Чәчәкләр утырту һәм орлыклар чәчү өчен: 2, 6, 7, 12, 22, 24, 28, 29.

 

Авыр көннәр

Эш башлау өчен: 4, 16, 30.

Магнит давыллары: 12, 18, 27.

Сәламәтлек өчен: 1, 9, 15, 24, 30.

 

Ай фазалары

Ай кими – 17 нче ноябрьдән 30 ына кадәр.

Яңа ай – 1 нче ноябрьдә.

Ай үсә – 2 нче ноябрьдән 15 енә кадәр.

Тулган ай – 16 нчы ноябрьдә.

Ай һәм кояш тотылу – күзәтелми.

 

Әзерләде: Гөлназ ШАҺИЕВА.

Фото: Гөлназ ШАҺИЕВА.

Ноябрь
Ноябрь
Автор:Шагеева Гульназ
Читайте нас: