Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
30 октябрь , 13:02

“Акыллы киемнәр” киярбезме икән?

   Уңайлы кием киясегез килсә, тикшерүләрдә катнашыгыз, ди галимнәр.

“Акыллы киемнәр” киярбезме икән?
“Акыллы киемнәр” киярбезме икән?

Уңайлы кием киясегез килсә, тикшерүләрдә катнашыгыз, ди галимнәр.

   “Уфа дәүләт нефть-техник университеты”ның акыллы киемнәр лабораториясе фәнни тикшеренүләрдә катнашу өчен Башкортстанда яшәүче 18-65 яшьләрдәге ир-егетләрне һәм хатын-кызларны чакыра.

   Бу эшләр “Фән һәм мәгариф” милли проектының “Тормышның яңа мөхите” дип аталган стратегик проектын тормышка ашыру кысаларында алып барыла. Заманча технологияләр ярдәмендә галимнәр командасы киемнәр уйлап табу һәм җитештерү өчен яңа размерлы типология булдыру өстендә эшли. Алынган санлы кием размерлары буй-сын, гәүдә күләмен өйрәнеп, кешеләр өчен уңайлы киемнәр җитештерүдә файдаланылачак.

   

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: