Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
29 октябрь , 11:03

Үтә күренмәле куртка уйлап чыгарганнар

Эчтән киелгән матур күлмәкне дә күрсәтеп йөреп була. 

Үтә күренмәле куртка уйлап чыгарганнар
Үтә күренмәле куртка уйлап чыгарганнар

Япониянең бер компаниясе үтә күренмәле куртка уйлап чыгарган.

Куртка кояш нурлары ярдәмендә дә җылына. "Акыллы" тукыма инфракызыл нурланышны җылыга әйләндерә. Бу куртка хәтта Себердә дә өшетмәячәк, дип ышандыра проект авторлары. 

Куртка нанокисәкчәләрдән торган материалдан эшләнгән. Эчендә бернинди тутыргыч юк, ләкин кием гади мамык кебек үк җылытырга сәләтле, ди.

Solament дип аталган бу материалны 2002 елда ук уйлап тапканнар икән, әмма әлегәчә аннан кием ясамаганнар. Ул кояш нурларын "йотып", шундук тәнне җылыта икән. Җылылыкны саклаудан тыш, материал тирләтми дә, ди. Мәсәлән, иртәнге суыкта куртка киеп чыгып киттең икән, кичкә җылытып җибәрсә, эссе дип өс киемен салып ташлыйсы юк. Җиңел, ди үзе, эчтән кигән матур киемең дә күренеп торачак. 

Үтә күренмәле куртка уйлап чыгарганнар
Үтә күренмәле куртка уйлап чыгарганнар
Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: