Песи хуҗасының физик һәм психик сәламәтлеге торышына уңай йогынты ясый. Medicalxpress порталы мәкаләсендә шул хакта бәян ителә.
Хуҗалары назлыкайларына еш кына гаилә әгъзасы итеп карый икән. Нидерландиядә сораштыруда катнашкан 1800 кеше песиләренә гаилә әгъзасы итеп караулары турында белдергән. Аларның һәр өченчесе песине яхшы дусты яисә баласы итеп, тугры, ярдәмчел, игътибарлы һәм сизгер дип санавын белдергән.
Песиләре булган кешеләрнең йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлү куркынычы түбәнрәк була. Бу иркә затлар кешенең психологик сәламәтлеге торышына файдалы тәэсир ясыйлар икән. Күңел төшенкеленә бирелгән кешеләрнең песи белән уйнаганда һәм аны сыйпаган очракта авыру билгеләре кимегән.