Үткән җәй башта кызу, аннан яңгырлары белән нык истә калды. Ләкин без, иң эссе көн дигәндә, аның ни дәрәҗәдә булырга мөмкинлеген аңлап та бетерә алмыйбыздыр, бәлки?
Гиннеслар рекордлар китабында дөньялыктагы иң эссе көн теркәлгән. Моннан 102 ел элек (!), ягъни 1922 елның 13 сентябрендә Ливиянең Эл-Ализия авылында күләгәдәге иң югары температура +58 градус күрсшткән булган. Ә инде кояш астындагы температураны үлчи дә алмаганнар, чөнки бу термометрның хәленнән килмәгән.
Ә инде иң озайлы яңгыр Һиндстанда – Черрапундияда була. Ул 1860 елның 1 августында башланып, 1861 елның 31нче июлендә генә туктый.
Ә без: “быел кызу ел булды”, “быел яңгыр чамасыз күп яуды” дип зарланган булабыз бит әле...
Фото: gazeta.ru