2019 елда Италиядә автомобиль һәлакәтенә тарыган Лучано Д`Адамо исемле 63 яшьлек бер ир, комадан чыккач, 39 ел гомерен оныткан. Ул 1980 елда Фьюмичино аэропортында офицер булып эшләгән чагын гына исенә төшерә алган. Рим шәһәрендәге йортыннан чыгу белән, башы белән бәрелгәннән соң, караңгылыкка чумуы хәтерендә калган. 2019 нчы ел икәнлеген белгәч, исе-акылы китеп шаккаткан. Лучано еллар картайткан хатынын һәм үсеп буй җиткән улын танымаган. Комадан чыккач, 24 яшьлек егет чагындагы сыман сөйләшкән.
Аны шулай ук бүгенге заман технологияләре тирән гаҗәпләндергән. Бигрәк тә автомобильләрдәге навигация системасы аңа фантастик әйбер сыман тоелган.
Бүгенге көннәрдә ул хәтерен барлау һәм гаиләсе белән мөнәсәбәтләр кору белән мәшгуль. Аңа якын туган-тумачалары һәм медицина белгечләре ярдәм итә. Ә инде аны машинасы белән бәреп киткән кешене таба алмаганнар.
Гаҗәп бит, кеше сәламәтлеге мөмкинлекләренең чиге юк...