Бөтендөнья хайваннарны яклау оешмасы Джакарта хайваннарга ярдәм итү үзәге белән бергә Индонезиядә 31 маймылны рәхимсез күнегүләрдән коткарганнар.
Билгеле булуынча, Индонезия авылларында яшәүчеләр биюче макакаларны файдаланып акча эшлиләр. Маймылларны биергә өйрәтү өчен кешеләр аларны сабый чакларыннан әниләреннән аерып, чылбырга утырталар, ачка интектерәләр һәм уңайсыз киемнәр кидерәләр икән. Чыгыш ясамаган вакытларда алар кысан читлекләрдә җан асрыйлар. Бөтендөнья хайваннарны яклау оешмасы маймылларны болай итеп изүчеләргә каршы чыгыш ясый һәм макакаларны нужа чигүдән коткарырга тырыша.
Ә теге коткарылган 31 макаканы реабилитацион үзәккә урнаштырганнар. Белгечләр, нормаль хәлгә килгәннән соң, маймылларны кыргый табигатькә җибәрәчәк.