Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
22 октябрь , 21:00

Көлик әле бергәләп!

–Менә, улым, әтиең сине әниеңнән дә яхшырак итеп юындырды! –Бәлки... Тик әни мине юындырганда сандалиларымны салдыра иде...

Көлик әле бергәләп!
Көлик әле бергәләп!

–Менә, улым, әтиең сине әниеңнән дә яхшырак итеп юындырды!

–Бәлки... Тик әни мине юындырганда сандалиларымны салдыра иде...

**

Бер ир ресторанга керә дә официантны чакыра.

–Миңа йөз грамм, үзеңә йөз грамм һәм музыкантларга йөз грамм!

Официант салып чыга. Һәм шулай берничә тапкыр кабатлана. Исәпләшергә вакыт җиткәч, официант теге ир янына килә.

– Ә миндә акча юк, – ди тегесе.

Үз кесәсеннән түләячәк официант ирне бәргәләп чыгарып җибәрә. Икенче көнне теге ир тагын керә.

–Миңа йөз грамм, музыкантларга йөз грамм! Ә үзеңә салма. Исергәч, сугыша башлыйсың.

**

Озак еллар шундый бер гипотиза яшәп килде: әгәр миллион маймылны язу машиканкалары артына утыртсаң, очраклылык теориясе буенча иртәме-соңмы алар акыллы әсәр яза алачак. Интернет үсешкәч, без моның тормышка ашмаячагын аңладык.

 

**

Таксист бай гына бер ирне өенә кайтарып куя. Ул төп-төгәл счетик буенча тиешлесен түли.

Таксист:

–Кичә мин Сезнең улыгызны кайтардым. Ул чәйлек тә биргән иде...

–Биргәндер. Аның атасы миллионер бит, ә мин ятим.

**

–Табибка тере чират буенчамы?

–Әйе, әлегә тере...

 

 

 

 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: