Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
16 октябрь , 12:36

Мәхәббәт һәм гаджетлар

Читтән торып үбешү, кочаклашу турында бик күптәннән уйлыйлар икән...

Мәхәббәт һәм гаджетлар
Мәхәббәт һәм гаджетлар

Читтән торып үбешү, кочаклашу турында бик күптәннән уйлыйлар икән. Like-A‑Hug жилетлары шул уйланулар нәтиҗәсенең берсе. Бу жилет социаль челтәрләрдәге “лайк”ларны җыя. Берәр фотогыз яки язмагыз янында “йөрәк”кә басалар икән, жилет чак кына кабара һәм кочаклау тойгысын тудыра.

Sense-Roid жилеты тагын да кызыклырак. Аңарда хәрәкәт сенсоры урнаштырылган. “Лайк” куйган кеше дә бу жилетны кигән очракта җавап итеп сез дә аны “кочаклый” аласыз. Гадирәк итеп әйткәндә, интернет аша кочак җылысын җибәрү була бугай инде. Хәер,  моның өчен социаль челтәрләргә кереп тору да кирәкми. Нибары жилетның һавасы чыксын өчен үз-үзеңне кысыбрак кочакларга кирәк. Парыңның жилеты исә бу вакытта шул кадәр үк һаваны үзенә суырачак. Әнә шулай “кочаклашасыз” да куясыз инде.

Ә иң кызыклы гаджет, миңа калса, үбешү өчен уйлап табылган. Никадәр сәер яңгырамасын, әмма ул бар. Kissenger девайсын уйлап табучылар бу җайланма сезне сөйгәнегез кебек үбә беләчәк дип ышандыра. Ничек эшли дисезме? Смартфонга сизгер силикон урнаштырылган  (иреннәр була инде бу) махсус чехол-подставка кидерелә. Аларга кагылган кешенең ирен хәрәкәтләрен хәтерендә саклаучы берничә датчик куелган. Үпкәннән соң силикон иреннәр махсус кушымта ярдәмендә партнерының чехолына сигналлар җибәрә. Тегесенә үзенең силикон иреннәренә иреннәрен терисе генә кала...

Смартфон  чехолы  белән үбешүнең ләззәте шикле, әлбәттә. Әмма... Кайчандыр хатын-кызга чәчәкләрне дә ватсаптан бирмәгәннәр, гашыйклар да бер-берсенә бүләкне телефоннан җибәрмәгәннәр. Ә бүген болар гадәти күренеш.  Безнең заманда “акыллы сәгатьләр”, “акыллы суыткычлар”,  хәтта тукталышлар да акыллыга әйләнеп бетте, ә менә кешеләр...

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: