Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
15 октябрь , 11:25

Депутатларның төшке ашы күпмегә төшә?

Дарницкий икмәгенең бер кисәге -5 сум.

Депутатларның төшке ашы күпмегә төшә?
Депутатларның төшке ашы күпмегә төшә?

Дәүләт Думасы депутатларының төшке ашы ничә сумга төшә? «Яңа кешеләр» партиясеннән Дума депутаты Әмир Хәмитов белдерүенчә, тулы кыйммәтле төшке ашлары 600сум тирәсенә төшә икән.

         Мәсәлән, төсле кәбестәдән пешерелгән пюре-аш 140 сум торса, йорт тавыгы итеннән ясалган кәтлит 190 сумга төшә. Бәрәңге пюресы —100, бер помидор — 35, бер кыяр 37 сум тора. Җиләк-җимештән ясалган эчемлек 70 сум торса, Дарницкий икмәгенең бер кисәге 5 сумга төшә.

         Әлбәттә, Дума ашханәсендә затлырак ашамлыклар да алырга мөмкин. Әйтик, нарат җиләге соусындагы бозау ите һәм куертылган сөт белән сырда кыздырылган бәрәңге белән какланган помидор барысы бергә 1200 сумга төшә.

         Депутатларның хезмәт хакларын искә алганда, бу алар өчен тиен кебек кенә инде.

Фото: radio1.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: