Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
14 октябрь , 11:05

Бәби тудырырга үгетли башлаганнар

Чиновник шалтыратып витаминнарны кабул итү-итмәве белән кызыксынган.

Бәби тудырырга үгетли башлаганнар
Бәби тудырырга үгетли башлаганнар

Кытайда чиновниклар, илдә туым кимүе аркасында, бала тудыру планнары белән кызыксынып, хатын-кызларның өйләренә бара башлаган.

         Юми Ян исемле хатын әйтүе буенча, никахлары теркәлгәннән соң, чиновник аңа перинаталь витаминнар биргән. Ян моны властьларның ярдәме итеп кабул иткән.  Бераздан аңа чиновник шалтыратып витаминнарны кабул итү-итмәве белән кызыксынган. Авырга узгач та шалтыратканнар. Ә бала тугач өйләренә берничә чиновник килгән һәм отчет өчен бергә фотога төшүне сораганнар.

         Американың «Нью-Йорк Таймс» гәзите журналистлары Кытай чиновниклары туымны арттыру максаты куйган районнарга барганнар. Сорауга җавап биргән ун хатын-кызның җидесе дәүләт хезмәткәрләренең аларның бала тудыру ниятләре белән кызыксынуларын белдергән.  Мәгълүматларга ярашлы, Кытай чиновниклары бала тудыру яшендәге хатын-кызларга мондый сораулар бирүдән тыш, «никах һәм бала тудыруга уңай караш» курсларын әзерләү өчен белем учаклары белән дә хезмәттәшлек итә.

         Быел сентябрьдә Бөтенкытай халык вәкилләре җыелышып, 1950 нче елдан алып беренче тапкыр, пенсия яшен арттыруны хуплаган. Властьлар ил халкының картаюы мәсьәләсен чишәргә тырыша.

Фото: wuky.org

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: