Болар кызыклы!
8 октябрь 2024, 05:44

Елмаеп каршылыйк көннәрне!

Коллектив искиткеч безнең! Берәүләр хезмәт хакын күбрәк түләсеннәр өчен акыллы булып кыланып йөри. Икенчеләр азрак эшләр өчен сантый булып кыланып йөри.

Елмаеп каршылыйк көннәрне!Елмаеп каршылыйк көннәрне!
Елмаеп каршылыйк көннәрне!

-Ахир, син нигә бик кәефсез?

-Бүген хатын белән аерылышырга дип ЗАГСка чыгып киткән идек. Барып җитеп булмады.

-Ник?

-Талаштык!

**

Ир белән хатын аерылышалар. Хатын иреннән сорый:

-Син тагын өйләнергә җыенасыңмы?

-Юк

-Ни өчен?

-Синнән яхшыракны таба алмам, ә синең кебек башка кирәкми.

**

Балачактан безне әти-әниләр таныш түгел кешеләргә ышанмаска өйрәтә. Таныш кешеләргә ышанмаска исә без яши-яши үзебез өйрәнәбез.

**

-Узган атнада мин үземә хатын эзләвем турында гәзиткә игълан биргән идем. Менә бер капчыкы хат алдым.

-Нәрсә язалар соң?

-Нигездә бер үк тәкъдим: “Минекен ал!”

**

Коллектив искиткеч безнең! Берәүләр хезмәт хакын күбрәк түләсеннәр өчен акыллы булып кыланып йөри. Икенчеләр азрак эшләр өчен сантый булып кыланып йөри.

**

Ирләр хатын-кызларны аңларга тырышмагыз! Алар башларын гына гәүдәләреннән аерым юу түгел, шул баштагы “челка” дип аталган бер уч чәчләрен дә аерым юалар!

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас