Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
4 октябрь , 14:49

Икенчел эшкәртүгә озаталар

Мәскәү өлкәсендә кирәкмәгән чүпрәк-чапракны җыю өчен тәгаенләнгән контейнерлар саны 1,3 меңгә җиткән.

Икенчел эшкәртүгә озаталар
Икенчел эшкәртүгә озаталар


Контейнерга эләккән файдалануга яраклы кием-салым мәрхәмәтлелек оешмаларына һәм мохтаҗларга тапшырыла. Калган чүпрәк-чапрак икенчел эшкәртүгә озатыла. Аңардан чолгау, җепселләр һәм җылыту материаллары ясала. Былтыр Мәскәү өлкәсендә 2 мең тоннадан артык шундый чүпрәк-чапрак җыйганнар һәм өлкә хакимияте моны бик файдалы эш дип бәяләгән. Эшкәртүгә яраклы булмаган чималның күләме дә, калдык-постыкларны эшкәртү комплексларында корылмаларның ватылуы куркынычы да кими икән.
Контейнерларны файдаланган өчен кешеләргә бонуслар бирәләр. Алар ул бонусларны кибетләрдә, юлда йөргәндә, сервислар һәм башка хезмәтләрне түләүдә файдаланалар икән.
Мондый контейнерлар безнең шәһәрләрдә дә куелса, яхшы булыр иде. Югыйсә, кешеләр кирәкмәгән кием-салымны чүплеккә чыгарып ташлый.

Фото: "Второе дыхание".

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: